Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бюджетта һәр тиенне санау мөһим

    19 февральдә киңәшмәдә 2015 ел өчен районның финанс-хуҗалык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Ул 2015 елның 22 декабрендә үткән киңәшмә беркетмәләренең үтәлешенә анализ ясаудан башланды. Район башлыгы Вячеслав Козлов беркетмәдәге пунктларның берсе буенча авыл җирлекләре арасында физик затлардан транспорт салымын түләттерү турында информация әзерләүне йөкләде. Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина әйтүенчә, район...

    19 февральдә киңәшмәдә 2015 ел өчен районның финанс-хуҗалык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.
    Ул 2015 елның 22 декабрендә үткән киңәшмә беркетмәләренең үтәлешенә анализ ясаудан башланды. Район башлыгы Вячеслав Козлов беркетмәдәге пунктларның берсе буенча авыл җирлекләре арасында физик затлардан транспорт салымын түләттерү турында информация әзерләүне йөкләде.
    Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина әйтүенчә, район өчен 2015 ел финанс яктан уңышлы булган. Үзкеремнәр буенча план тәгаенләнгән еллык планга карата 102% ка үтәлгән, барлык төр салымнар җыелган. 2016 елның гыйнварында сәнәгать җирләренең кадастр бәясе арту хисабына җир салымы кереме артуы билгеләнгән. Һәр авыл җирлеге үз керемнәр буенча планны үти алган. Бюджетның чыгымнар өлеше 99,2%ка үтәлгән, әмма үзләштерелми калган үзара салым һәм грант акчалары хисабына ТКХ тармагы буенча үтәлеш түбән.
    Район бюджетына төп салым түләүчеләр булып нефть компанияләре (56%), бюджет учреждениеләре (22%), авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре (10,4%), төзелеш оешмалары (2,8%), эшкәртү тармагы (1,4%), сәүдә предприятиеләре (1,1%), кече һәм урта бизнесның башка төр предприятиеләре (3,7%), башка оешмалар (3,9%) тора.
    Энергия куллану буенча - авыл җирлекләре буенча да (Яңа Чишмәнекеннән башка - 17 мең кВт/сәг-кә артык), оешмалар буенча да (БСМ-нән кала, артык күп сарыф итү - 0,8мең кВт/сәг.) экономия шактый.
    Урамнарны яктырту буенча экономия - 9,3% (ут релесе һәм энергия саклагыч лампалар урнаштыру хисабына); бюджет учреждениеләре буенча газ куллануда - 162,9 мең куб.м экономия, барлыгы - 9,3%.
    Салым салу базаларын арттыруда җирләрне хосусыйлаштыру зур әһәмияткә ия. Әдәмсә АҖ территориясендәге ачыкланган исәпкә алынмаган участокларга анализ ясап, авыл җирлеге башлыгы Любовь Котова чыгыш ясады. Ачыкланганча, төрле сәбәпләр буенча 2015 елда 31 участок салым салуга эләкмәгән, алар арасында бакчачылык өчен җирләр, мирас буенча рәсмиләштерелмәгән җирләр һ.б. да бар. Халыкка бакчачылык белән шөгыльләнергә бирелгән буш бакчаларга кагылып, район башлыгы,бу җирләрне рәсмиләштерергә мәҗбүр итәргә кирәкми, теләге булганнар гына эшләсен, дип белдерде.
    Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева муниципаль торакны хосусыйлаштыру, муниципаль мөлкәтне сату, хосусыйлаштыру һәм гамәлдән чыгару, ачыкланган хуҗасыз мөлкәтне баланска кую, шулай ук дәүләт милкеннән муниципаль милеккә тапшырылган мөлкәт турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Ул шулай ук авыл җирлекләрендә рәсмиләштерелмәгән җир кишәрлекләре турында исәп-хисап тотты. 384 җир кишәрлегенең 13есе рәсмиләштерү стадиясендә, 26 участок рәсмиләштерелгән.
    2015 елда Красный Октябрь АҖ үсешенең "Юл картасы" үтәлеше турында АҖ башлыгы Андрей Нестеров сөйләде. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше, авыл җирлекләрендә ТКХ хезмәтләре өчен түләүләрнең аз җыелуы һәм башка мәсьәләләрне үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов күтәрде.
    Болардан тыш, киңәшмәдә Буревестник АҖ башлыгы Иван Улитинга туган көне уңаеннан бүләк, өстәл теннисы буенча муниципаль хезмәткәрләр арасында Спартакиада кысаларында команда исәбендә өченче урынны алган өчен АҖ башлыкларына: Архангелдан Нина Сердюкка, Ленинодан - Виктор Веретенниковка, Тубылгы Таудан Фәнил Исмәгыйловка медальләр тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: