Чистартабыз
Муниципаль район башкарма комитеты Яңа Чишмә районы торак пунктлары территорияләрен төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча икеайлык үткәрү турында карар кабул итте. 2012 елның 1 апреленнән 31 майга чаклы яшелләндерү - агачлар утырту, чәчәк түтәлләре ясау, торак пунктларны, зиратларны, юл буйларын, ККК полигонын, су җибәрү җайланмалары тирәсен төзекләндерү, биналарның алгы якларын,...
Муниципаль район башкарма комитеты Яңа Чишмә районы торак пунктлары территорияләрен төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча икеайлык үткәрү турында карар кабул итте.
2012 елның 1 апреленнән 31 майга чаклы яшелләндерү - агачлар утырту, чәчәк түтәлләре ясау, торак пунктларны, зиратларны, юл буйларын, ККК полигонын, су җибәрү җайланмалары тирәсен төзекләндерү, биналарның алгы якларын, коймаларны, электр баганаларын буяу, юллардагы чокырларны ремонтлау (ямау) һ.б. буенча зур күләмле эш башкару планлаштырыла.
Шушы чорга билгеләнгән эшләрне үткәрү өчен җаваплы кешеләрне һәм эшләрне башкару срокларын, башкарыласы эшләрнең исемлеген билгеләп конкрет план төзелгән. Икеайлык үткәрү һәм шушы чорга планлаштырылган эшләрне килештерү буенча оператив штаб булдырылган.
Атна саен предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр үз территорияләрен һәм үзләренә беркетелгән участокларны җыештырып - чистартып торырга тиешләр (кайбер оешмалар бу эшләргә керештеләр дә инде), икеайлык барышында массакүләм шимбә өмәләре дә оештырылачак, чөнки чисталык - үзебез өчен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев