Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Чыгымнар һәм керемнәр катгый исәптә тора

Авыл җирлекләре башлыклары һәм район Советы һәм башкарма комитетының структура бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча чираттагы киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Авыл җирлекләрендә гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән ничек эшлиләр һәм әлеге мәсьәләләр ничек хәл ителә - бу хакта җыелучылар каршында район башлыгы ярдәмчесе Вячеслав Темников чыгыш ясады. Гомуми бүлек начальнигы Екатерина Шолгина АҖ башкарма комитетларында документлар әйләнеше буенча журналлар алып баруны тикшерү турында җиткерде. Вячеслав Козлов гражданнар сорауларына җавап биргәндә кабул ителгән чаралар турындагы информацияләрне тагы да конкретлаштырырга йөкләде.
Контроль - хисап палатасы финанс-бюджет палатасы белән берлектә өч авыл җирлегендә хезмәт автомобильләренең күпме ЯММ (ГСМ) сарыф итүләре буенча тикшерү үткәргән. Чыгыш ясаучы Контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин аның сәбәпләрен билгеләп үтте: ЯММ-ның расланган тәүлеклек нормативының һәм ЯММ чыгымын язып бару өчен журналның булмавы, хезмәт командировкалары рәсмиләштерелмәве, юл кәгазьләрен язуда тәртип бозулар (төгәлсезлекләр). Хәзерге вакытта ачыкланган барлык кимчелекләр бетерелгән, әгәр дә инде кабат бу хәлләр ачыкланса, финанс чаралары һәм административ тәртиптә җавап тотулар кулланылачак, дип кисәтте Вячеслав Козлов.
БЯСМ-дәге бина өчен аренда түләве буенча шәхси эшмәкәрнең шактый зур бурычы бар - 68 мең сум, аларны тизрәк түләттерергә һәм коммуналь түләүләр буенча бурычлар туплауга юл куймаска кирәк.
Контроль-хисап палатасы тарафыннан тикшерүләр үткәннән соң булган бурычлар (агымдагысыннан кала) кимегән.
Эшләмәүче мәгариф учреждениеләрен ябу эшен бик акрын рәсмиләштерү район башлыгының шелтә белдерүенә этәрде, әлеге мәсьәлә буенча информация белән РМБ методисты Гөлфия Сираева чыгыш ясады. Инде эшләми торган учреждениеләр (Архангел Бистәсендәге "Аленушка" балалар бакчасы һ.б.) һаман баланста торалар, алар өчен салым түләнә.
Суэтем башняларын һәм скважиналарны рәсмиләштерү әлегәчә кискен мәсьәлә булып кала бирә. Кайбер авыл җирлекләрендә ул бөтенләй дә башланмаган әле. Район башлыгы документлар булмаган өчен 2018 елның 1 гыйнварыннан тикшерүче органнар тарафыннан зур күләмдә штраф санкцияләре кулланылачагы турында кисәтте. Ул әлеге мәсьәлә буенча катгый рәвештә ай саен хәбәр итеп торырга кушты.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова муниципаль милекне исәптән төшерү, аны сату һәм арендага бирү, күп балалы гаиләләргә җир участоклары, җир участокларын арендага бирү буенча информация белән чыгыш ясады.
Мәгариф учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә РМБ бухгалтериясе белгече Елена Павлова анализ ясады, мәктәпләр арасында газ, электр энергиясе, су буенча экономия һәм артык чыгымнар (саннар) турында әйтеп үтте. Ачыкланганча, аз комплектлы мәктәптә 1 укучыны тоту бар нәрсәдән кыйммәткәрәк төшә икән.
Район башлыгы мәктәпләргә милек, мәктәп яны участогыннан алынган продукцияне сату хисабына үзләренә акча эшләргә киңәш бирде, башка районнарда мондый уңай тәҗрибә бар, алардан калышмаска кирәк.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина 2017 елның 1 сентябренә булган торыш буенча гомумән район буенча һәм авыл җирлекләреннән чыгып бюджет үтәлеше турында информация ясады. Планны 15 авыл җирлеге арасыннан 7есе үтәгән. Кайбер авыл җирлекләрендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен булган түләүләрнең түбән булуы турында да фикер алыштылар. Әмма явыз нияттә түләмәүчеләр (бурычлылар) белән көрәшүнең нәтиҗәле чаралары бар, дип билгеләп үтте район башлыгы, бу аларның йортларын электр, газ һәм су белән тәэмин итү челтәрләреннән өзү.
Казанда көзге ярминкәләр башланды. Киңәшмәдә АҖ башлыкларына авылларда ярминкәләрдә үзләреннән артык калган авыл хуҗалыгы продукциясен сатарга теләүче ШЯХ хуҗаларын табарга кирәклеге әйтелде.
Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев