Авыл җирлекләре башлыклары, район Советы һәм башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, оешма җитәкчеләре катнашында финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча үткән киңәшмәдә 2015 елның 10 аена йомгак ясалды. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов алып барды.
Үткән киңәшмә беркетмәсенә анализ ясаганнан соң, финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина, район бюджеты үзкеремнәр буенча 86%ка,...
Авыл җирлекләре башлыклары, район Советы һәм башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, оешма җитәкчеләре катнашында финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча үткән киңәшмәдә 2015 елның 10 аена йомгак ясалды. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов алып барды.
Үткән киңәшмә беркетмәсенә анализ ясаганнан соң, финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина, район бюджеты үзкеремнәр буенча 86%ка, агымдагы чорда салымнар җыю буенча 104%ка үтәлде, дип белдерде. НДФЛ җыю буенча бераз артта калу бар - бары 4 АҖ генә планны үтәгән, калганнары 80%тан кимрәк (49-67%) җыйган. 17 ноябрьгә АҖ буенча җыелган: милек салымы - 94%ка, җир салымы 92%ка үтәлгән. Артта калган АҖ-нә салымнар җыюны активлаштырырга кирәк. Кызганычка каршы, 10 айда бюджетка түләүләр буенча барлык төр салымнар буенча да недоимка 3 мәртәбә арткан, 1 ноябрьгә ул 2 млн.93 мең сум тәшкил итә.
Аннан Людмила Завалишина район буенча һәм АҖ бюджетының чыгымнар өлешен (үтәлеш 82%) АҖ буенча, район учреждениеләренең дебитор һәм кредитор бурычларның торышын анализлады. Үзара салым буенча чыгымнар өлешенең үтәлеше түбән булу билгеләп үтелде.
Һәр киңәшмәдә финанс-хуҗалык эшчәнлегенә - энергияне сакчыл тоту мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Электр энергиясе һәм газны (тенденция саклана) сакчыл тоту шуның нәтиҗәсе булып тора. 10 айда электр энергиясе узган елдагыдан 5,5%ка, газ 8%ка бәрәкәтле тотылган. Таймерлар һәм энергия саклаучы лампалар урнаштыру АҖ-нә урамнарны яктырту чыгымнарын 13,5%ка (бер лампага - 6,4%ка) киметү мөмкинлеге биргән. Электр энергиясе барлык авыл җирлекләрендә бәрәкәтле тотылган, ә районның бюджет учреждениеләрендә 212 мең кВт/сәг. (5 учреждение бергә артыграк тоткан) кулланылган. Бу саннарны үз докладында "Энергосбыт" предприятиесе җитәкчесе Михаил Шешолин анализлады. -Экономияләүгә карамастан, резервлар тагын бар әле, аларны да файдаланырга кирәк, - дип йомгак ясады Ринат Фәсахов.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева муниципаль милек объектларын хосусыйлаштыру, сату һәм исәптән чыгару турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Ринат Фәсахов районда исәпкә алынмаган объектлар һәм җирләр калмавын тагын бер кат тикшерергә һәм ел дәвамында салым салына торган базаның нәрсә хисабына һәм күпмегә артуы хакында мәгълүмат хәзерләргә кушты. -Салым салу буенча резервлар эзләү - аны арттыруда төп бурыч булырга тиеш, - дип билгеләп үтте ул.
Аннан соң РУПС начальнигы Наталья Сөниева 2016 елның 1 яртыеллыгына газета- журналларга язылу турында мәгълүмат бирде, Тубылгы Тау АҖ башлыгы Фәнил Исмәгыйлев "Юл карта"сын тормышка ашыру, РҮХ баш табибы Ришат Билалов уңышсыз гаиләләр белән эшнең торышы турында сөйләде. Докладлардан соң алар буенча фикер алыштылар һәм киңәшмәдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Ольга ИВАНОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев