Эш бирүчеләрнең социаль җаваплылыгы
РПФ-на чираттагы отчетлар кабул итү - белгечләр өчен дә, оешма бухгалтерлары өчен дә җаваплы бурыч, чөнки киләчәктә хезмәткәрләренең лаеклы пенсияләре бирелгән мәгълүматларның төгәл һәм тулы булуына бәйле. 9 гыйнвардан башлап 15 февральгә чаклы иминиятләштерүчеләр РПФ-да мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятенә исәпләнгән һәм түләнгән иминият взнослары буенча исәп-хисап тотарга тиешләр, беррәттән...
РПФ-на чираттагы отчетлар кабул итү - белгечләр өчен дә, оешма бухгалтерлары өчен дә җаваплы бурыч, чөнки киләчәктә хезмәткәрләренең лаеклы пенсияләре бирелгән мәгълүматларның төгәл һәм тулы булуына бәйле.
9 гыйнвардан башлап 15 февральгә чаклы иминиятләштерүчеләр РПФ-да мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятенә исәпләнгән һәм түләнгән иминият взнослары буенча исәп-хисап тотарга тиешләр, беррәттән 2012 елга индивидуаль (персонифицированный) исәп мәгълүматлары да бирелергә тиеш. Мәгълүматый-аңлату эшләре үткәрелүгә карамастан, күп кенә бухгалтерлар отчетларның төп формаларын тутырганда кыенлык кичерәләр. Исегезгә төшерәбез, отчет документларының барлык формалары да Пенсия фондының рәсми сайтында (www. pfrf.ru) "Эш бирүчеләргә" бүлегендә урнашкан. Аларны шулай ук РПФның территориаль органыннан (үзегез теркәлгән җирдә) алырга мөмкин. Электрон-санлы имза белән сакланылган элемтә каналлары аша отчет тапшыручы иминиятләштерүчеләрнең игътибарын тагын бер нәрсәгә юнәлтәсе килә: отчетны җибәрү генә аз әле, уңай беркетмә дә алу кирәк, шулай булмаганда отчет кабул ителгән дип саналмый. Тискәре беркетмә алганда, мәгълүматларны кабат карап чыгарга, шуннан соң гына РПФ-на отчет җибәрергә мөмкин. Вәкаләтле вәкилләр ("Грант" ҖЧҖ, "Авангард" ҖЧҖ, иэ Галәутдинов Н.Г.") аша отчет тапшыручы иминиятләштерүчеләргә хезмәткәрләрнең шәхси мәгълүматларын законсыз файдаланган һәм тапшырган өчен җаваплылык чарасы куллануны булдырмас өчен искәртәбез: вәкаләтле вәкилне алыштырган очракта РПФ бүлегенә теге яки бу вәкилнең хокукын раслаучы документлар пакетын (ышаныч язуы, гариза яки килешү) тапшырырга кирәк.
Лилия ХИРАҖЕВА, РПФ бүлеге начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев