Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Эш планы расланган

Яңа Чишмә муниципаль район Советының чираттагы 41 нче утырышында кайбер норматив-хокукый актлар буенча карарлар кабул ителде. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.

Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек начальниклары, район суды рәисе, район прокуроры урынбасары, полиция бүлекчәсе начальнигы, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Депутатлар агымдагы елга район Советының перспективалы эш планын расладылар, анда район тормышының актуаль мәсьәләләре каралды, алар исә Советның алда үтәчәк утырышларында, даими комиссияләрдә дә тикшереләчәк. Авыл җирлекләрендә депутатлар төркеменең рейдларын үткәрү дә планлаштырыла. Утырышта яңа редакциядә муниципаль берәмлек - ТР ның Яңа Чишмә муниципаль районы Уставы проекты турында карар кабул ителде.
Аннан депутатлар районда яшьләр парламенты турында нигезләмә, аның составын (ул район Советы эшчәнлегенә булышачак) расладылар.
Утырышта тагын район Советының кайбер норматив-хокукый актларына үзгәрешләр кертү буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев