Муниципаль хәбәрләр
Эшләр майда башкарылачак
Район җитәкчелеге адресына"Хәбәрдарлык тартмалары" аша Ленино авылында яшәүчеләрдән 2015 елда җыелган үзара салым акчаларының нинди максатларга тотылуын аңлатуны үтенеп сораган коллектив мөрәҗәгать кергән.
Хат (хәер, аноним булса да) район башлыгы ярдәмчесе В.В. Темников белән урынга барып тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, урам яктырткычларын ремонтлау буенча җирле референдумда каралган эшләр үтәлгән (35 мең сум акча сарыф ителгән), шулай ук суүткәргеч ремонтланган, 2 насос һәм су басымы датчигы (2) сатып алынган.
Шул ук вакытта, планлаштырылган эшләрнең кайберләре 2015 елның көзендә начар һава шартлары булу аркасында агымдагы елга күчерелгән. Болар: зират коймаларын буяу (буяу сатып алынган, эш майда башкарылачак) һәм Ленино авылындагы чишмәгә беседка кую (беседка бар, аны да майда урнаштырачаклар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев