Эшмәкәрләр белән файдалы сөйләшү
Яңа Чишмәдә эшмәкәрлек буенча район Советы утырышы булып үтте, анда берничә иң мөһим мәсьәлә каралды.
Утырышны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Утырыш башында район башлыгы агымдагы елның беренче кварталында халыкның акча әйләнешендә берникадәр үсеш булуын, кибетләрдә уртача сатып алучылар чеклары күләменең дә артуы күзәтелүен билгеләп үтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова киләчәктә урта һәм кече бизнесны үстерү буенча алда торган бурычлар турында сөйләде. Аларның иң мөһимнәре – продукцияләрнең ассортиментын киңәйтү һәм алга таба аны базарларга чыгару, бизнеска яңа булдыклы кешеләрне җәлеп итү, бигрәк тә җитештерү өлкәсенә. “Барысы да сатарга гына тели, продукция җитештерергә теләүчеләр аз. 2 нче номерлы сәнәгать мәйданчыгында барлык коммуникацияләр бар (газ, электр, җылылык, су), тик резидентлар аз”, - дип билгеләп үтте ул.
Совет утырышында бизнесны үстерү һәм алга җибәрү буенча файдалы сөйләшү һәм фикер алышу булды. Вячеслав Козлов районда тегү мастерскойлары, химчисткалар юк – бу “бушлыкны” үзебезнең эшмәкәрләр дә тулыландыра ала бит, диде. “Әлбәттә, бизнесны районнан читтә, шәһәрләргә һәм челтәр кибетләренә чыгаруга кыенрак ирешелә, тик моңа омтылырга кирәк. Район җитәкчелеге бу мәсьәләдә хәлдән килгәнчә булышачак. Сыйфатлы, көндәш була ала торган продукция белән тәэмин итеп сез үз исемегезне, үз брендыгызны булдыра (эшли) аласыз һәм бу киләчәктә сезгә җитештерүне киңәйтергә, бизнесны үстерергә ярдәм итәчәк”, - дип ассызыклады ул.
Николай Козлов район эшмәкәрләренең продукцияләрен челтәр кибетләрендә сату кирәклеге турындагы тәкъдимне кертте. Бу мәсьәлә карап тикшереләчәк.
Фәнил Саматов районда район эшмәкәрләренең продукцияләрен чыгару (күтәрү) буенча маркетолог кирәклеген тәкъдим итте, «без аның хезмәтләренә түләргә әзер», - дип тә өстәде ул.
Хәзер районда ТР эшмәкәрлегенә ярдәм Фондының вәкиле билгеләнгән. Районда эшмәкәрлек буенча иҗтимагый Совет рәисе Рамил Нуртдинов тәкъдим итүе буенча аңа маркетологка кулай кандидатура сайларга кушылган.
Утырышта ТР дәүләт телләре турындагы законны үтәү хакында да сөйләнде. Кибетләрдә, җәмәгать туклануы объектларында, хезмәт күрсәтү өлкәләрендә учреждениеләрнең исемнәре рус һәм татар телендә булырга тиеш, бу товарларның бәяләр күрсәткеченә дә кагыла.
Районда төзекләндерү буенча ике айлык башланды һәм эшмәкәрләрнең барысы да анда актив катнашырга тиеш. Үз территорияләрен чистартырга, кирәк булган урыннарны ремонтларга, буярга, яшелләндерергә һәм чәчәк түтәлләре ясарга кирәк.
Утырышта иң әһәмиятле һәм кирәкле мәсьәләләр каралуын исәпкә алып, Совет әгъзалары ай саен җыелырга карар кылдылар.
Чираттагы утырыш – май башында.
Азат МУСИН.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев