ТР Икътисад министрлыгы ел саен республика районнарына чыгып "Бизнес-десант" проекты үткәрә. 8 декабрьдә эшмәкәрләр белән очрашу Яңа Чишмәдә булып үтте.
Проект эшмәкәрләр берләшмәсе белән очрашуны күздә тота һәм эшмәкәрлекне үстерү институтлары эшчәнлеге, бизнеска булышлык күрсәтүнең гамәлдәге чаралары, бизнеска карата административ йөкләнешне киметү буенча үткәрелгән чаралар турында аларның хәбәрдар булуына юнәлдерелгән.
"Астория" ресторанында узган эшмәкәрләр белән очрашуга Чистайдан бизнес-тренерлар - "Бизнес-инкубирование" Үзәге җитәкчесе Вадим Мясников һәм Үзәк хезмәткәре Әлфия Җаббаровалар килгән иде. Җыелучыларның барысын да район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова сәламләде.
Бизнес-тренерлар эшмәкәрләр (алар 30 га якын иде) игътибарын бизнесны үстерүнең яңа механизмнары мәсьәләләренә юнәлдерделәр. Сүз тикшерүгә ничек әзерләнергә, алар бизнеска комачаулыймы, штрафлардан котылып калып буламы һәм контроль-күзәтчелек итү органнарының вәкаләтләре турында барды. Сүз алышуда Дәүләт алкоголь инспекциясе, янгын күзәтчелеге, Роспотребнадзор вәкилләре дә катнашты. Модераторлар законнарны белсәң - тикшерүләрдән курыкмассың, диләр. Шуңа да мондый тренинг - укулар республиканың барлык районнарында да үтә.
- Алып баручылар шулай ук яңа ресурс - "Тикшерелгән бизнес" порталы проектын да тәкъдир иттеләр, ул контроль-күзәтчелек итү органнары тикшерүләре белән очрашкан эшмәкәрләргә билгеләнгән. Яңа проектның төп бурычы - тикшерүләр өлкәсендә эшмәкәрләрне агарту һәм өйрәтү. Анда барлык сорауларга җаваплар бар һәм ул 2018 елның гыйнварында эшли башлаячак. Әлеге проект бизнес өчен үзенә күрә бер энциклопедия булып торачак.
Очрашуда шулай ук "Бизнес-навигатор" сайты турында да сүз алып барылды, монда байтак кына файдалы нәрсәләр табарга мөмкин - бизнес-планны ничек төзергә, продукцияләр сатып алу, товарлар ассортименты, кредитлар рәсмиләштерү һ.б. турында.
КФХ башлыгы Николай Скоков билгеләп үткәнчә, болар бар да яхшы, тик продукциягә түбән бәяләр һәм теләсә нинди штрафлар белән кысылучы авыл эшмәкәрләренә нәрсә эшләргә. Бөртек бәясенең кг-ы 5-6 сум (10 ел элек тә шулай иде), сөтнең 1 литры - 18-20 сум, ә бер литр солярка хәзер 40 сум тора. Шул ук сөт кибеттә 60 сум (өстәвенә өсте дә алынган). "Безнең артта халык, авыл кешеләре, бөтен авыл һәм социаль өлкәләр тора, әгәр шулай дәвам итсә, 2-3 елдан соң без булмаячакбыз, без үз бизнесыбызны туктатырга мәҗбүр булачакбыз", - ди Николай Скоков. Аны башка фермерлар - эшмәкәрләр дә хуплады. Чараны алып баручылар әлеге мәсьәлә буенча берләшергә һәм, үз мөрәҗәгатьләрен җентекләп нигезләп, даими төстә властьның югары органнарына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иттеләр. Алар шулай ук эшчәнлекнең барлык өлкәләрендәге эшмәкәрләрнең сорауларына җаваплар да бирделәр.
Азат МУСИН.
Автор фотосы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев