Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Эшмәкәрләр белән очрашу булачак

    13 апрельдә Татарстан Республикасы буенча Россия монополиягә каршы Федераль хезмәт Идарәсе (УФАС) вәкилләре эш сәфәре белән Яңа Чишмә муниципаль районына киләчәк.

    Визит барышында Россиянең Татарстандагы УФАС җитәкчесе урынбасары Павел Козел гражданнарны кабул итәчәк һәм эшмәкәрләр белән очрашачак.
    Чара Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 80 йорт (хакимият бинасы) адресы буенча үтәчәк. Башлана сәгать 9 да.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: