Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Эшмәкәрләр көне

24 майда Россиядә 26 майда билгеләп үтелә торган эшмәкәрләр көне алдыннан балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында әлеге бәйрәм уңаеннан тантаналы чара булып узды.


Аның кунаклары - үз территорияләрендә төрле өлкәләрдә эшчәнлек алып баручы район эшмәкәрләре.  Һөнәри бәйрәм белән котлаулар, матур теләкләр, эшмәкәрләр конкурсларында җиңүчеләрне котлау, район мәдәният йорты артистларының концерт номерлары - болар барысы да шушы очрашуда булды.
 - Эшмәкәрләр көне-үз эшен оештыра һәм үстерә алган инициативалы һәм энергияле кешеләр бәйрәме, - дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов. - Яңа проектларны һәм идеяләрне тормышка ашыру, район икътисадында үз позициясен табу һәм ныклы рәвештә җәлеп итү – бу зур талант һәм зур,  хөрмәткә лаек хезмәт. 
- Эшмәкәрләр ярдәме белән авылларның, район үзәгенең йөзе үзгәрә: матур офислар, кибетләр, җәмәгать туклануы нокталары барлыкка килә, - диде ул.  Район башлыгы эшмәкәрләргә район бюджетына, хәйрия эшчәнлегенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, бизнеста уңышлар теләде.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Луиза Исхакова әлеге бәйрәмдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. 
- Бүгенге көндә район территориясендә 305 шәхси эшмәкәр теркәлгән, 268 е үз эшчәнлекләрен тормышка ашыра, - диде ул. - Эшмәкәрләр мөһим проблемаларны хәл итәргә булышалар, яңа эш урыннары булдыралар, халыкны кирәкле товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итәләр, хәйрия акцияләрендә катнашалар. Район чараларын үткәрүдә ярдәм иткән, битараф булмаган һәм яңалыкка омтылган өчен Сезгә ихлас рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез. Сезгә яңа проектларны һәм идеяләрне тормышка ашыруда уңышлар, бизнес буенча ышанычлы партнерлар, файдалы хезмәттәшлек, тотрыклы керемнәр телим!  
Аннары берничә номинациядә «Ел эшкуары» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Җитештерү өлкәсендә нәтиҗәле эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен Мясник Манукян, сәүдәдә – Нияз Галәветдинов, авыл хуҗалыгы – Мария Козлова, җәмәгать туклануы – Алексей Трондин, хезмәт күрсәтүдә Александр Карповлар бүләкләнде.  
Яшь бизнес-ледиларны бүләкләү миссиясе район эшмәкәрләр советы рәисе Рамил Нуртдиновка йөкләнде, ул да хезмәттәшләренә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Эшмәкәр Любовь Гулькованы (рәсемдә) ике тапкыр хөрмәтләделәр һәм котладылар. Беренчесе, аның бу көнне - 24 майда туган көне уңаеннан , ә икенче тапкыр «Хатын–кыз –ел эшмәкәре» номинациясендә җиңүче буларак билгеләп үтелде. «Елның иң яхшы яшь эшмәкәре» номинациясендә Гөлинә Саттарова, «Уңыш тарихы» номинациясендә Ләйсән Мохитова, «Беренче адымнар» номинациясендә Ирина Сударкина бүләкләнде. Сүз уңаенда, Иринаның продукциясе үзмәшгуль гражданнарның продукциясе арасында фойеда куелган иде. Иң күңеллесе – кечкенә стаканнарда пирожныйлар һәм үзенчәлекле татлы десертлар иде, аларны ул теләге булганнарга бушлай бирде.  Чараны алып баручылар җиңүчеләргә бизнес-леди буларак һәркайсына характеристика биреп һәм хатын-кыз буларак җылы теләкләрен җиткерделәр. 
Һәм, ниһаять, «Бизнес остасы» номинациясендә эшмәкәр-яшь ир-ат бүләкләнде. Әле кайчан гына Фәнил Саматов яңа эш башлаган бизнесмен иде, ә хәзер ул чыннан да бизнес остасы: кыска гына вакыт эчендә аның кибете зур супермаркетка әверелде. Моннан тыш, ул булачак эшмәкәрләргә – өлкән сыйныф укучыларына “Яшь эшмәкәр мәктәбе”ндә үз эше буенча мастер – класслар бирә. Эшмәкәрләр көне кысаларында оештырылган «Минем бизнес - идея» конкурсында катнашучыларга бәйрәмдә аеруча зур игътибар бирелде. Бизнес-проектлау буенча конкурс һәм дәресләрне Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Евгения Янова оештырды. Экспертлар хөкеменә балалар тарафыннан 6 проект тәкъдим ителде. Аларның һәркайсы инде хәзер үк районда тормышка ашырылырга мөмкин, алар кызыклы һәм уникаль. Алар арасында: Ленинода кофейни, Зирекледә туңдырма сату өчен киоск ачу, Яңа Чишмә гимназиясе укучыларыннан бәйрәм чаралары оештыру, Шахмайда балалар мәйданчыгында күңел ачу һәм ял оештыру, Яңа Чишмә урта мәктәбеннән татлы  мамык һәм попкорн ясау, Черемухово мәктәбеннән сувенир продукциясе әзерләү.  Үз проектлары өчен командалар «Иҗади якын килү», «Перспективалы бизнес-идея», «Идеяне ачык итеп гамәлгә ашырган өчен», «Иҗат һәм оригинальлек», «Креатив идея» номинацияләрендә махсус премияләр алды, ә җиңүче һәм үз проектын тормышка ашыру өчен Яңа Чишмә урта мәктәбе командасы 15 мең сумлык грантка ия булды.  
Әлбәттә, балаларның барлык проектлары да тормышка ашуга лаек, район эшмәкәрләре дә аларның идеяләрен тормышка ашырырга тотындылар. Үз чиратында, район башлыгы проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде. Чарадан соң балалар тар даирәдә аның белән бу перспективаны тикшерделәр.
Башка фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз. 
Ольга ИВАНОВА. 
Автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев