Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Эшне активлаштырырга кирәк

Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә хәзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитетының чираттагы киңәйтелгән утырышында кайбер мәсьәләләр карап тикшерелде. Утырышны район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.a Оештыру комитеты секретаре Анастасия Филиппова юбилейга хәзерлек буенча чаралар планының үтәлеше (барышы) турында мәгълүмат бирде. -Авыл җирлекләрендә планлаштырылган эшләрнең күбесе башкарылган яки хәл итү стадиясендә,-дип...

Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә хәзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитетының чираттагы киңәйтелгән утырышында кайбер мәсьәләләр карап тикшерелде. Утырышны район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.a
Оештыру комитеты секретаре Анастасия Филиппова юбилейга хәзерлек буенча чаралар планының үтәлеше (барышы) турында мәгълүмат бирде.
-Авыл җирлекләрендә планлаштырылган эшләрнең күбесе башкарылган яки хәл итү стадиясендә,-дип билгеләп үтте ул. -Сугышта катнашучылар яшәгән йортларга (100дән артык) табличкалар урнаштырылды (бу эш дәвам иттерелә), Әдәмсәдә һәлак булган сугышчылар истәлегенә яңа һәйкәл торгызылды, район үзәгендә тыныч вакытта вафат булган сугыш ветераннарына һәйкәл төзелә, торак пунктларда булган кайбер һәйкәлләргә ремонт ясау, төзекләндерү планлаштырыла.
Мәгариф учреждениеләре тарафыннан сугыш ветераннарына, сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарына ярдәм күрсәтү буенча шефлык итү оештырылган. Балалар хуҗалык эшләрендә булышалар, бакча казыйлар, уңыш урып-җыялар һ.б.
Вафат булган сугышта катнашучыларның зиратларына таш кую эше дә дәвам иттерелә. -Сугышта катнашкан бер генә кеше дә онытылып калырга тиеш түгел, аларның һәммәсенә таш куелырга тиеш, -дип ассызыклады район башлыгы.
Анастасия Филиппова яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча программаның үтәлеше, сугыш ветераннарына медицина хезмәте, аларга социаль ярдәм күрсәтү һәм ветераннарга "социаль паспорт" тутыруның барышы турында сөйләде.
Яңа Чишмәдәге туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Галина Желткова һәм Марина Былинкина исемнәрен мәңгеләштерү максатында сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре турында альбомнар төзүнең барышы турында сөйләделәр. -Мәгълүматлар җыюда безгә авыл җирлекләре башкарма комитетлары, мәктәпләр, китапханәләр, мәдәният йортлары булышты. Хәзер тагын бер кат исемлекне барлыйбыз, тиздән альбомнар бастыру өчен типографиягә тапшырылачак, -дип билгеләп үттеләр алар.
Җиңүнең юбилее алдыннан район мәктәпләрендә төрле чаралар, конкурслар, спартакиадалар, күргәзмәләр үткәреләчәк. Бу хакта Волчья Бистәсе мәктәбе директоры Николай Темников, Петропавел Бистәсе мәктәбе директоры урынбасары Светлана Кирюшова һәм Кр. Октябрь мәктәбе укытучысы Мария Киселевалар сөйләде.
Ветераннарга күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында социаль ярдәм бүлеге начальнигы Әлфирә Гайфетдинова хәбәр итте.
-Агымдагы елда 88 сугыш ветераны һәм ирләре сугышта һәлак булган, тыныч вакытта вафат булган сугышта катнашучыларның тол калган хатыннары 330 мең сумнан артык күләмдә ТКХ хезмәтләренә түләүгә субсидияләр-ташламалар алды, алты инвалид 605 мең сум күләмендә хәрби травма өчен акчалата компенсация алды, сигез ветеран санаторийларда үзләренең сәламәтлекләрен ныгыттылар, - дип билгеләп үтте ул. -Ел дәвамында 17 сугыш ветераны тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин ителде. Ветераннар өчен торак төзелеше программасы буенча 161 кеше торак белән тәэмин ителде, тагын икесенә быел тапшырылачак.
-Яңа Чишмә районында әлеге юнәлештә шундый зур эшләр алып барылуы сөендерә, -дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары Андрей Пичушкин. -Хәрби комиссариатлар, үз чиратларында, бу эштә, бигрәк тә архивлардагы эшләр буенча ярдәм итәләр.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк үз чыгышында Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек буенча мәктәпләр, музейлар, китапханәләр эшенә кагылышлы мәсьәләләр турында әйтеп үтте, гыйнварда-февральдә учреждениеләрнең һәм оешмаларның "Җиңү салюты" дип аталган иҗат отчетлары үтәчәк" дип билгеләп үтте һәм Җиңүнең 70 еллыгына тиешенчә хәзерлек һәм үткәрү өчен махсус ачылган район Хәйрия фондын тулыландыру кирәклеге турында искәрде.
Утырышка йомгак ясап, район башлыгы Вячеслав Козлов юбилейга хәзерлек буенча зур хезмәт куюлары өчен мәктәп, китапханә, клуб, музей коллективларына, авыл җирлекләре башкарма комитетларына рәхмәт белдереп, байтак эшләр эшләнгән, тик күздә тотылганнарны башкару буенча эшне активлаштырырга һәм Бөек Җиңү юбилеен лаеклы каршыларга кирәк, дип билгеләп үтте,
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев