Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Эшне җанландыру кирәк

Район мәдәният хезмәткәрләре агымдагы елның 9 аенда эшләнгән эшләренә йомгак ясадылар. Киңәшмәне район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов алып барды.

Үзәк клуб системасы эше турында мәдәният бүлеге методик кабинеты мөдире Светлана Кирюшова отчет тотты. 9 айда мәдәният учреждениеләрендә 1000 нән артык чара узган, анда 73 меңнән артык кеше катнашкан. Аларның күбесе мөһим даталарга - Җиңүнең 70 еллыгына, Яңа елга, Ватанны саклаучылар көненә, Халыкара хатын-кызлар көненә, Гашыйклар көненә, Сабантуйга һ.б. багышланган иде.
Клуб системасында 89 мәдәни оешма (формирование) эшләп тора. Кызганычка каршы, Волчья Бистәсе, Зирекле, Әдәмсә, Өргәнчә, Красный Октябрь, Шахмай клубларында кадрларның алмашынып торуы күзәтелә.
Түләүле хезмәтләр күрсәтү буенча муниципаль задание да үтәлмәгән. 9 айга план - 331 мең сум, башкарылганы - 245 мең сумлык (74%).
Аның чыгышыннан соң Ринат Фәсахов, чаралар яхшы үткәрелә, ә менә көндәлек билгеле бер максатка юнәлтелгән эш юк, диде. Кайбер мәдәният йортларында һәм клубларда эш режимы үтәлми, кадрлар сайлау һәм укыту түбән дәрәҗәдә (бүген ВУЗ һәм училищеларда белем эстәүчеләр юк, кайбер МЙ-ларда мөдирләр дә юк), клуб оешмаларында эшләү өчен талантлы, иҗади кешеләр җәлеп ителми.
-Мәдәният хезмәткәрләренә эшне җанландыру кирәк, - диде район башкарма комитет җитәкчесе. Бу, беренче чиратта, район Мәдәният йортына кагыла - аның тиешенчә эшләмәвенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр бик күп - тематик дискотекалар, башка чаралар үткәрелми. Ә кайбер авыл клубларында бөтенләй тынлык хөкем сөрә: бернинди түгәрәкләр эшләми, чаралар аз үтә. Әдәмсә клубында әлегә чаклы (12 октябрь) җылы бирелмәгән.
- Отчет тотканда, 80 нән артык клуб оешмасы бар, дигән сүзләр ишетелде, бу бары кәгазьдә генә, - дип билгеләп үтте киңәшмәдә катнашучы район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк. -Мәдәният хезмәткәрләре халык белән көн саен очрашып торырга, "концерттан концертка чаклы" принцибы буенча эшләргә түгел, ә вакыйгалар уртасында "кайнарга" тиешләр.
Киңәшмәдә шулай ук Үзәк китапханә системасының 9 айда муниципаль заданиене үтәү турындагы (Гөлфия Вәлиуллина информация ясады) һәм Яңа Чишмә крайны өйрәнү музее эше турындагы (Галина Желткова чыгыш ясады) отчетлар тыңланды.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Ринат Фәсахов Үзәк китапханә хезмәткәрләренә авылларда күчмә чараларны ешрак үткәрергә кирәклеге турында әйтте. Авыл китапханәчеләре бик пассив эшли, халыкта газета-журналлар укуга, бигрәк тә китапка карата мәхәббәт тәрбияләү кирәк, ә музей хезмәткәрләренә алда да фондларны тулыландыру, патриотик тәрбия бирү өстендә эшләргә, "РИТЭК" һәм Мәдәният министрлыгы конкурсларында катнашырга кирәк, диде.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X