Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Эшсез бәхет табылмый

2014 елның 31 декабренә булган торыш буенча районда эшсез гражданнар саны 41 кеше тәшкил иткән, бу 2013 ел дәрәҗәсендә калган. 2015 елның март аена булган торыш буенча эшсезлек буенча 55 граждан исәпкә баскан, шуның 15 се - штатны кыскарту сәбәпле эштән китүчеләр. Мәшгульлек үзәгенең эше турында үзәк директоры вазыйфасын башкаручы...

2014 елның 31 декабренә булган торыш буенча районда эшсез гражданнар саны 41 кеше тәшкил иткән, бу 2013 ел дәрәҗәсендә калган. 2015 елның март аена булган торыш буенча эшсезлек буенча 55 граждан исәпкә баскан, шуның 15 се - штатны кыскарту сәбәпле эштән китүчеләр.

Мәшгульлек үзәгенең эше турында үзәк директоры вазыйфасын башкаручы Резедә Хөснуллина сөйли һәм безнең сорауларга җавап бирә.
-Үткән елда эшкә урнаштыруда ярдәм сорап күпме кеше мөрәҗәгать итте һәм күпмесе эшкә урнаштырылды?
-2014 елда үзләренә туры килә торган эш табуда ярдәм сорап безгә 228 кеше мөрәҗәгать итте, мөрәҗәгать итүчеләрнең гомуми санының 140 ысы эшсез дип танылды. Аларның барысы да эшкә урнаштырылды.
Эш эзләп мөрәҗәгать итүчеләрнең 56%ын хатын-кызлар; 18,7%ы - 16-29 яшькәчә булган яшьләр; 16,5%ы - эштә озак вакыт туктап торган һәм хезмәт эшчәнлекләрен дәвам итәргә теләүче граҗданнар; 40,4%ы үз теләкләре белән эштән чыгучылар; 4,7%ы - оешманы ябу белән бәйле яисә оешма хезмәткәрләренең санын кыскарту аркасында эштән азат ителүчеләр тәшкил итә; шулай ук иректән мәхрүм итү урыныннан кайткан 1 кеше эшкә урнаштырылды.
-Районыбызның һәр унынчы кешесендә инвалидлык бардыр, мөгаен. Мөмкинлекләре чикле кешеләр эшкә урнаштыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләрме?
-2014 елда инвалидларны эшкә урнаштыру өчен махсус 3 эш урыны булдырылган иде. Бу үзәкләштерелгән клуб системасында, "Төзүче" ҖЧҖ-дә һәм Зирекле лицеенда. 2015 елда шулай ук тагын 3 инвалидны эшкә урнаштырырга ниятлибез, бер эш урыны өчен 72700 сум күләмендә чыгымнарны каплау күздә тотыла.
-Эш бирүченең инвалидка эш урыны бирүдән баш тарту очрагы булганы юкмы?
-ТР Министрлар Кабинеты Карары белән предприятиеләр һәм оешмаларга инвалидларны эшкә алуга квота билгеләнгән. 2015 елда безнең районда түбәндәге оешмаларга инвалидларны эшкә урнаштыруга квота бирелде: Яңа Чишмә гимназиясенә - 2 кеше, Үзәкләштерелгән клуб системасына - 1 кеше, "Сөт иле" филиалына - 13, КМС заводына -2 кешегә. Оешмаларның квота бирелгән эш урыннарын саклауны (үтәүне) прокуратура контрольдә тота.
-Быел район оешмаларында штатлар кыскарту күзәтелмиме?
-Әйе, 2015 елның 1 гыйнварына 3 район оешмасы безгә 12 кешегә персоналны кыскарту исемлеге бирде.
-Быелга вакансияләр бармы. Һәм нинди белгечләр кирәк?
-2015 елның 1 гыйнварына алынган Мәшгульлек үзәге мәгълүматлар базасында 27 вакансия теркәлгән. Бүгенгесе көндә хезмәт базарында югары квалификацияле табиблар, инженерлар, ветеринария табиблары, квалификацияле бухгалтерлар, тавыш операторлары кирәк.
-2015 елга планнар нинди?
-2015 елда Мәшгульлек үзәгенең эше эш урыннары булдыруга юнәлтелгән. Быел мәшгульлек программасына 3 млн.сум күләмендә акча тоту планлаштырыла.
Мәшгульлек үзәкләренең 2014 елда хезмәт күрсәтүләре буенча гомуми рейтинг нәтиҗәләре буенча сез 6 нчы урында һәм бу бик әйбәт нәтиҗә, коллективыгызны шул нисбәттән котлыйбыз.
Әңгәмәгез өчен дә зур рәхмәт.
Әңгәмәне Лариса ФЕДОРОВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев