Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Файдалы очрашу

-10-12 мартта "Идел" яшьләр үзәгендә ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасының "Гражданнар инициативасы һәм сәясәт" сменасы булып үтте, - дип хәбәр итте сменада катнашучы һәм Яңа Чишмә районыннан шушы палата вәкиле Ирина Иванова. Смена барышында Татарстан шәһәр һәм районнары вәкилләре, иҗтимагый яшьләр оешмасы җитәкчеләре РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты...

-10-12 мартта "Идел" яшьләр үзәгендә ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасының "Гражданнар инициативасы һәм сәясәт" сменасы булып үтте, - дип хәбәр итте сменада катнашучы һәм Яңа Чишмә районыннан шушы палата вәкиле Ирина Иванова.
Смена барышында Татарстан шәһәр һәм районнары вәкилләре, иҗтимагый яшьләр оешмасы җитәкчеләре РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова белән очраштылар.
Эшлекле уеннар, дискуссияләр, ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасының алты комиссиясе буенча эш үткәрелгән. Сменада муниципаль берәмлекләрдәге яшьләр парламентлары эше буенча мәсьәләләр дә каралды. Аерым алганда, социаль мәсьәләләр буенча комиссия "Ятим балаларга, ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларга торак-коммуналь хезмәтләр каршында финанска бәйле бурычларын үтәү өлкәсендә финанс ярдәме күрсәтү" турында инициатива белән чыкты. Комиссия әгъзалары торакларын вакытлыча файдалануга (найм) биреп торырга тәкъдим иттеләр, бу акчалар 18 яшькә җиткәнче балалар счетына тупланып барыр иде, һәм алар аны ТКХ бурычларын түләүгә тотарлар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев