Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Файдалы сөйләшү

27 ап­рель­дә Алек­се­евск ра­йон үзә­ген­дә "Экст­ре­мизм һәм тер­рор­лык­ка мәгъ­лү­ма­тый-про­па­ган­да юлы бе­лән кар­шы то­ру: то­ле­рант­лык һәм мил­лә­та­ра, кон­фес­сия­а­ра мө­нә­сә­бәт­ләр проб­ле­ма­ла­рын мас­са­кү­ләм мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­рын­да як­тыр­ту" дип атал­ган те­ма­га се­ми­нар-ки­ңәш­мә бу­лып уз­ды. Се­ми­нар­да ММЧ баш ре­дак­тор­ла­ры, тер­рор­чы­лык­ка кар­шы ра­йон ко­мис­си­я­лә­ре сек­ре­тарь­ла­ры, рес­пуб­ли­ка­ның Ка­ма аръ­я­гын­да­гы 10 ра­йо­нын­нан Иҗ­ти­ма­гый со­вет рә­ис­лә­ре, ТР Пре­зи­ден­ты Ида­рә­се һәм...

27 ап­рель­дә Алек­се­евск ра­йон үзә­ген­дә "Экст­ре­мизм һәм тер­рор­лык­ка мәгъ­лү­ма­тый-про­па­ган­да юлы бе­лән кар­шы то­ру: то­ле­рант­лык һәм мил­лә­та­ра, кон­фес­сия­а­ра мө­нә­сә­бәт­ләр проб­ле­ма­ла­рын мас­са­кү­ләм мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­рын­да як­тыр­ту" дип атал­ган те­ма­га се­ми­нар-ки­ңәш­мә бу­лып уз­ды.

Се­ми­нар­да ММЧ баш ре­дак­тор­ла­ры, тер­рор­чы­лык­ка кар­шы ра­йон ко­мис­си­я­лә­ре сек­ре­тарь­ла­ры, рес­пуб­ли­ка­ның Ка­ма аръ­я­гын­да­гы 10 ра­йо­нын­нан Иҗ­ти­ма­гый со­вет рә­ис­лә­ре, ТР Пре­зи­ден­ты Ида­рә­се һәм ТР имин­лек Со­ве­ты­ның ди­ни бер­ләш­мә­ләр бе­лән эш­ләү мәсь­ә­лә­лә­ре бу­ен­ча вә­кил­лә­ре кат­наш­ты.

Се­ми­нар­ны ТР-ның Иҗ­ти­ма­гый па­ла­та ко­мис­си­я­се рә­и­се, "Тат­ме­ди­а" ААҖ ге­не­раль ди­рек­то­ры ки­ңәш­че­се Вла­ди­мир Шев­чук алып бар­ды. Се­ми­нар­да кат­на­шу­чы­лар­га экст­ре­мизм һәм мил­ләт­че­лек проб­ле­ма­ла­ры ту­рын­да "До­ми­но" дип атал­ган махсус фильм күр­сә­тел­де. Ан­нан соң Алек­се­евс­ки­ның по­ли­ция бү­лек­чә­се на­чаль­ни­гы урын­ба­са­ры Анд­рей Ков­ша­ен­ко, Чис­тай шә­һә­рен­нән ФСБ бү­лек­чә­се хез­мәт­кә­ре Эль­ви­ра Хис­мә­то­ва, ТР-ның имин­лек Со­ве­ты баш ки­ңәш­че­се Ми­ха­ил Бли­нов, ТР Пре­зи­ден­ты Ида­рә­се­нең ди­ни бер­ләш­мә­ләр бе­лән үза­ра яр­дәм ите­шү бу­ен­ча на­чаль­ник урын­ба­са­ры Вла­ди­мир Коз­лов, ча­ра­ны оеш­ты­ру­чы Вла­ди­мир Шев­чук һәм Алек­се­евск ра­йо­ны баш­лы­гы Вла­ди­мир Ко­зон­ков чы­гыш­ла­ры тың­лан­ды.

Әле­ге әһә­ми­ят­ле те­ма­лар бу­ен­ча фай­да­лы сөй­лә­шү һәм фи­кер алы­шу­лар бул­ды. Бар­лык чы­гыш ясау­чы­лар да, бар­лык җә­мә­гать оеш­ма­ла­рын җә­леп итеп, үза­ра ки­ңәш­лә­шеп эш­ләр­гә ки­рәк­ле­ген бил­ге­ләп үт­те­ләр, әле­ге мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча яз­ма­лар­ны еш­рак бас­ты­рыр­га ки­рәк һәм мас­са­кү­ләм мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­ры по­зи­ци­я­се ак­тив бу­лыр­га ти­еш, ана­ли­тик ма­те­ри­ал­лар, яңа руб­ри­ка­лар, мә­ка­лә­ләр ки­рәк. Яшь­ләр­не пат­ри­о­тик һәм то­ле­рант­лы (дин­нәр­гә ти­гез ка­раш) рух­та тәр­би­я­ләү­не про­па­ган­да­лар­га ки­рәк. Без­нең ра­йон­да тер­рор­чы­лык­ка кар­шы ко­мис­сия уты­рыш­ла­рын­да әле­ге мәсь­ә­лә­ләр да­и­ми төс­тә тик­ше­ре­лә, мил­лә­та­ра һәм кон­фес­сия­а­ра то­ле­рант­лык (дин­нәр­гә ти­гез ка­раш) про­па­ган­да­ла­на, яшь­ләр­не тәр­би­я­ләү­дә хәр­би-пат­ри­о­тик клуб­лар­га, ка­дет класс­ла­ры­на, яшь­ләр­не ар­ми­я­гә ча­кы­ру­га хә­зер­лек­кә һ.б. ае­рым игъ­ти­бар би­ре­лә. Бә­хет­кә, ра­йон­да мил­лә­та­ра яи­сә кон­фес­сия­а­ра җир­лек­тә­ге конф­ликт­лар, шу­лай ук мил­ләт­че­лек һәм экст­ре­мизм оч­рак­ла­ры юк. Әгәр без­нең га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз кай­да да бул­са шу­шын­дый кү­ре­неш­ләр­гә тап бул­са­лар, бу хак­та "хә­бәр­дар­лык тарт­ма­ла­ры", ыша­ныч һәм "кай­нар ли­ни­я" те­ле­фон­на­ры аша хә­бәр итә ала­лар:

Ра­йон Со­ве­ты һәм баш­кар­ма ко­ми­те­ты - 2-22-54, по­ли­ция бү­лек­чә­се - 2-26-73, про­ку­ра­ту­ра - 2-31-80, ре­дак­ция - 2-21-46, ано­ним­лык га­ран­ти­я­лә­нә.

Рәсемдә: В.Козонков, В.Шевчук һәм М.Блинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев