“Форпост”ка эшне активлаштырырга кирәк
Хокук бозулар профилактикасы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында 2018 елның 11 аенда “Фортпост” яшьләр оешмасы үзәгенең эше һәм балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек торышы турындагы мәсьәләләр каралды. Утырышны район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.
Яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Андрей Абрамов “Форпост” эше турында сөйләде. Отряд составына укучылар һәм яшьләр оешмалары керә. Алар полиция хезмәткәрләре белән берлектә кичке вакытларда җәмәгать тәртибен саклауны башкаралар, республика фестивальләрендә катнашалар, мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында профилактик эшләр үткәрәләр.
- Кызганычка каршы, “Форпост” эшен тагы да яхшырту таләп ителә, яшьләр арасында конкрет, җанлы эш кирәк, - дип билгеләп үтте Ринат Фәсахов. – Төрле чаралар оештырырга, яшьләрне һәм укучыларны җәлеп итәргә, күбрәк профилактик эш белән шөгыльләнергә кирәк.
Шунысы сөендерә, агымдагы елның 11 аенда район территориясендә бер җинаять тә теркәлмәгән, бу хакта ПДН бүлеге инспекторы Татьяна Киселева җиткерде. ПДН инспекциясе балигъ булмаганнар арасында даими төстә профилактик эш үткәрә – 49 лекция укылган, төрле акцияләр үткәрелә, уңышсыз гаиләләрне тикшерү эшләре алып барыла. Бүгенгесе көндә балигъ булмаган 5 бала ПДН да исәптә тора, аларга җәмәгать тәрбиячеләре беркетелгән (нигездә, укытучылар).
ЭЭМ начальнигы урынбасары Григорий Шишкин үз чыгышында икътисадның төрле өлкәләре үсешенә бүлеп бирелгән акчаларның максатчан кулланылмау очракларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү чаралары, шулай ук урындагы шәхесләр ягыннан коррупцион күренешләрне билгеләү буенча үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Агымдагы елда мондый очраклар ачыкланмаган.
Хәзергесе вакытта “Авыл территорияләренең нык үсеше”, “Яшь гаилә” программаларын тормышка ашырганда, шулай ук КФХ ларга субсидия бүлеп бирү өлкәсендә урындагы шәхесләр ягыннан хокукка каршы килгән гамәлләр булу-булмауны ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары дәвам итә.
Утырыш азагында үзләренә беркетелгән яшүсмерләрне контрольдә тоту буенча җәмәгать тәрбиячеләренең отчетлары тыңланды. Барысы да билгеләп үткәнчә, тәрбияләү процессында уңай якка алга китешләр бар.
- Мондый отчетлар комиссия утырышларында даими тыңланачак, - дип ассызыклады Ринат Фәсахов.
Азат Мусин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев