Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Гадәттән тыш режим кертелде

Үт­кән ат­на­да ано­маль тү­бән тем­пе­ра­ту­ра тор­ды - төн­лә тер­мо­метр ба­га­на­сы ми­нус 35 гра­дус­ка ка­дәр төш­те. Си­ноп­тик­лар ал­дан хә­бәр итү­ен­чә, су­ык­лар бу ат­на ахы­ры­на чак­лы сак­ла­на­чак. Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да га­дәт­тән тыш хәл­ләр һәм ян­гын кур­кы­ныч­сыз­лы­гы бу­ен­ча ко­мис­си­я­нең 3 фев­раль­дә чи­рат­тан тыш үт­кән уты­ры­шын­да җы­лы­лык бе­лән тәэ­мин итү сис­те­ма­ла­рын­да, шулай ук тор­ба­лар...

Үт­кән ат­на­да ано­маль тү­бән тем­пе­ра­ту­ра тор­ды - төн­лә тер­мо­метр ба­га­на­сы ми­нус 35 гра­дус­ка ка­дәр төш­те. Си­ноп­тик­лар ал­дан хә­бәр итү­ен­чә, су­ык­лар бу ат­на ахы­ры­на чак­лы сак­ла­на­чак.

Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да га­дәт­тән тыш хәл­ләр һәм ян­гын кур­кы­ныч­сыз­лы­гы бу­ен­ча ко­мис­си­я­нең 3 фев­раль­дә чи­рат­тан тыш үт­кән уты­ры­шын­да җы­лы­лык бе­лән тәэ­мин итү сис­те­ма­ла­рын­да, шулай ук тор­ба­лар ти­ше­лү, электр ли­ни­я­лә­ре өзе­лү белән бәйле ава­ри­я­ләр, тө­зек бул­ма­ган җы­лыт­кыч при­бор­лар­дан һәм мич җи­һаз­ла­рын­нан фай­да­ла­ну ар­ка­сын­да то­рак йорт­лар­да ян­гын­нар чы­гу их­ти­ма­лы бу­луы бил­ге­ләп үтел­де.

Шу­ңа бәй­ле рә­веш­тә, 10 фев­раль­гә чак­лы ра­йон­да га­дәт­тән тыш хәл­ләр ре­жи­мы кер­тел­де. Ти­еш­ле хез­мәт­ләр җи­тәк­че­лә­ре, АҖ баш­лык­ла­ры ава­ри­я­ләр ки­леп чык­кан оч­рак­та ба­ры­сы­на да әзер бу­лыр­га, ха­лык бе­лән про­фи­лак­тик эш­ләр алып ба­рыр­га ти­еш­ләр. Бар­лык ин­фор­ма­ци­я­ләр һәр 2 сә­гать са­ен, ә ава­ри­я­ләр бул­ган оч­рак­та - ашы­гыч рә­веш­тә ра­йон­ның Бер­дәм дис­пет­чер­лык хез­мә­те­нә (тел. 01, 2-30-01) җи­бә­ре­лә.

Тем­пе­ра­ту­ра 25 гра­дус­тан тү­бән бул­ган­да баш­лан­гыч сый­ныф­лар­да, ә 28 гра­дус­тан тү­бән бул­ган­да - бар­лык сый­ныф­лар­да уку­лар бул­ма­я­чак.

Рай­газ, электр чел­тәр­лә­ре, РҮХ, ТКХ КПП, шу­лай ук ян­гын са­гы­ның ки­зү то­ру бри­га­да­ла­ры бу көн­нәр­дә га­дәт­тән тыш хәл­ләр­гә һәм тү­бән тем­пе­ра­ту­ра шарт­ла­рын­да ки­леп чык­кан ва­кый­га­лар­га ае­ру­ча әзер бу­лыр­га ти­еш­ләр.

Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның Га­дәт­тән тыш хәл­ләр ми­нистр­лы­гы (МЧС) ха­лык­тан нык­лап үте­нә:

- ар­тык за­рур­лык бул­ма­ган­да бә­хет­сез­лек­кә та­ры­мас өчен шәх­си транс­порт­та то­рак пункт­тан чит­кә чы­гу­лар­дан ты­е­лып то­ру­ны;

- әгәр сез юл­да бу­лып, ял­гыз ба­сып то­ру­чы ма­ши­на­га тап бу­ла­сыз икән, ма­ши­на­гыз­дан чы­гып, тө­зек­сез­лек сә­бә­бен ачык­лап, зы­ян кү­рү­че­гә яр­дәм итү­е­гез­не һәм ГАИ пос­ты­на хә­бәр итү­е­гез­не;

- өл­кән­нәр­дән баш­ка ба­ла­лар­ның урам­да йө­рү­лә­ре­нә юл куй­мау­ны;

- тор­мыш өчен мө­һим сис­те­ма­лар­да ава­ри­я­ләр бул­дыр­мас өчен фа­тир­лар­ны һәм подъ­езд­лар­ны җы­лы­ту ту­рын­да кай­гыр­ту­ы­гыз­ны;

- ян­гын чык­ма­сын өчен мич­ләр­не ар­тык кыз­дыр­мау­ны һәм кул­дан ясал­ган җы­лы­ту при­бор­ла­рын­нан фай­да­лан­мау­ны;

- өше­гән ке­ше­не җы­лы­ту өчен нә­ти­җә­ле алым­нар­ны (җы­лы душ, мун­ча, ко­ры җы­лы ки­ем, кай­нар ри­зык), кул­ла­ну­ны үте­нә:

- өше­гән оч­рак­та, ти­е­шен­чә җы­лы­ныр­га, җы­лы би­на­да бер­ни­чә сә­гать уты­рыр­га, ашар­га ки­рәк. Туң­ган оч­рак­та - ки­чек­мәс­тән та­биб­ка мө­рә­җә­гать итәр­гә ки­рәк;

- ачык һа­ва­да җы­лы­ны сак­лау өчен ак­тив хә­рә­кәт­лә­нер­гә, ки­ем­не дым­лат­мас­ка, нык­лап ашар­га, җы­лы итеп ки­е­нер­гә ки­рәк. Ар­тык ка­лын да ки­ен­мәс­кә, юл­да тир­ләр­гә, ан­нан сал­кын ти­де­рер­гә мөм­кин. Уңай шарт­лар бул­ма­са (ары­ган, авы­ру, та­мак ач, трав­ма ал­ган ки­леш, аяк яки өс ки­е­ме кы­сан бул­са) ачык һа­ва­га чык­мый то­ру­ың хә­ер­ле;

- спирт­лы эчем­лек­ләр эч­мәс­кә, чөн­ки аз гы­на исе­рү дә их­ты­яр­ны чик­ли (экст­ре­маль һа­ва шарт­ла­рын­да исән-имин ка­лыр­га ки­рәк), йо­кы ки­лер­гә, ор­га­низм су­ы­ныр­га мөм­кин. Ал­ко­голь кан та­мыр­ла­рын ки­ңәй­тә, нә­ти­җә­дә җы­лы юга­ла, ни­ко­тин да кан әй­лә­не­шен на­ча­рай­та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новошешминск мороз внимание