Шушы көннәрдә Чирмешән районының Күтәмә авылына ЭЭМ-нең Яңа Чишмә һәм Чирмешән бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук ЭЭМ ветераннары килгән иде. Алар моннан 23 ел элек хезмәт вазыйфасын үтәгәндә һәлак булган милиция лейтенанты Николай Якунин каберендә булдылар.
Николай 1967 елның 26 апрелендә Чирмешән районының Күтәмә авылында туа. 1991 елда ул Яңа Чишмә РЭЭБ-нә милиция участок уполномоченные булып эшкә керешә. Үз эшен Николай бар күңелен биреп башкара.
1994 елның 23 сентябрендә милиция лейтенанты Якунин, Рус Чабаксары авылында үз участогын урап чыкканда, урлашуда шикләнелгән берничә тапкыр хөкем ителгән Танцор кушаматлы Иван Спиридоновны күреп ала. Участковыйдан качар өчен җинаятьче буага сикерә. Николай исә аны куып җитә. Икесе дә күкрәккә чаклы суда булганга, Николай җинаятьченең пычак алуын сизми дә кала. Хәтта йөрәгенә пычак кадаганнан соң да , участковый аны кулдан җибәрми, пычак белән 8 тапкыр кадаганнан соң гына аның хәле бетә... Әмма җинаятьче җәзадан котыла алмый: җинаять кылганнан соң икенче көнне ул атта берничә тапкыр милиция хезмәткәрләре засадасы аша урманнан чыгарга маташа. Чираттагы качарга омтылган вакытында ату тавышы ишетелә, бу исә аның үлеменә китерә.
Якунин Николай Яковлевич Батырлык ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң). Геройның югары бүләге Николайның әнисе Валентина Филипповна Якунина үтенече белән ТР буенча ЭЭМ милиция музеена тапшырыла.
Геройның кабере янында Яңа Чишмә РЭЭБ начальнигы , полиция подполковнигы Риват Сруров һәм Чирмешән РЭЭБ начальнигы, полиция подполковнигы Илгиз Алмакаевлар геройны искә алдылар, хезмәт бурычын башкару хакына үз гомерен кызганмаган батыр йөрәкле ул тәрбияләп үстергәне өчен аның әнисе Валентина Филипповнага рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев