9 февральдә Казанда "Язылган өчен телевизор!" акциясендә катнашучылар арасында призлар уйнатылды. Быел анда 237 кеше катнашкан.
Иң зур бүләк - телевизор Мамадыш районына киткән, өч абунәче санлы фотоаппарат откан, 15 кеше сарык йоныннан тегелгән одеялга (1,5 үлчәмдәге) ия булган, берәү "Чаян" журналыннан махсус приз (үтүк) алган, 32 актив абунәче кызыксындыргыч приз ияләре булган. Алар арасында безнең районнан Шахмай авылында яшәүче Гөлнар Сабирова да бар.
Бәхетле приз иясенә бүләкне (сумка белән зонтик) "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе вәкиле тапшырды.
"Татмедиа" АҖ газета һәм журналларына актив язылуы өчен рәхмәт белдереп, уңышы белән котлады.
- Мине бәхет читләп үтми, - ди, җавап итеп Гөлнар Сабирова, узган елда да приз иясе идем. Узган елдагы күк, мин быел да 2 мең сумнан артыклык газета-журналларга язылдым. Безнең гаилә инде менә 15 ел дәвамында яраткан журнал һәм газеталардан аерылмый, тугры кала бирә. Быел безнең почта ящигында татарчасыннан тыш, рус телендәгесе - "Шешминская новь" газетасы да өстәлде.
Лариса Федорова
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев