Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Граҗданнарның хатларына җаваплар

    Редакциягә 2014 елның 9 гыйнварында һәм көз көне хәбәрдарлык тартмаларыннан алынган хатларга рәсми җаваплар килде.

    Волчья Бистәсендә яшәүчеләр авыл урамнарындагы яктырткычларның тиешле дәрәҗәдә эшләмәвеннән (бигрәк тә яңа ел бәйрәмнәре үткән көннәрдә), шулай ук Үзәк урамдагы шакшы сулар чокырының хафага төшерерлек хәлдә булуыннан зарланалар. Хатта менә мондый юллар бар: "Хәзер, иң мөһиме, бу урын яктыртылырга тиеш, югыйсә, бөтен кешенең дә ис сизү сәләте гел тәртиптә булмаска мөмкин, бигрәк тә бәйрәмнәрдә".
    Тикшерү ачыклаганча, әлеге урамдагы яктырткычлар бер багана аша урнаштырылган. Үзәк урамдагы күп фатирлы торак йорт артында урнашкан шакшы сулар чокыры тулысынча чистартылган. Йортлар буенча җаваплы булган С.В. Минаевка үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәве өчен кисәтү белдерелгән.
    Горшково авылында яшәүче берәү: "Күптән түгел савым сыерлары булган кешеләргә бөртек биргән иделәр. Ә менә гр.П.га сыеры өчен дә, тана өчен дә бирделәр. Бөтен җирдә коррупция, бернинди контроль юк. Хатны тикшерүегезне һәм иң катгый чаралар кабул итүегезне үтенәм", дип язган.
    Яңа Чишмә районының коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиясе әлеге мөрәҗәгатьне карап тикшергән һәм ул түбәндәгеләрне хәбәр итә: 2013 елда бер баш савым сыерына бөртек бирү тиешле комиссия әгъзалары катнашында һәм 2013 елның 1 октябренә булган статистик мәгълүматларга нигезләнеп башкарылган. 2013 елда һәр сыерга һәм танага бөртек Яңа Чишмә районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан бирелгән түләү ведомостьлары нигезендә бирелгән. Гр.П.га законсыз төстә бөртек бирү очрагы расланмаган.
    Шушма елгасы аша салынган күперчек турында без үткән елның 27 ноябрендә үк язган идек. Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Иванов рәсми хатта хәбәр иткәнчә, күперне ремонтлау өчен башкарма комитет счетына акча күчкән һәм эшне 20 ноябрьдә башлап җибәрергә тиеш булганнар. Комиссия ноябрьдә ремонт эшләренең тулысынча башкарылмавын ачыклаган ("Троицкнефть" ҖЧҖ-гә тимер трос алырга заказ биргәннәр). Әлеге мәсьәлә язгы ташуларга чаклы хәл ителергә тиеш. Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты һәм "Троицкнефть" ҖЧҖ арасында үзара ярдәм итешү турында килешү бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: