Район үзәгендә яшәүчеләр хәбәрдарлык тартмасына язып салган хатта Шушма елгасы аша асылмалы күперчекне ремонтлауны үтенгәннәр. Хатта: "Күперчек асылынып төшкән һәм авышкан, елгага чуму ихтималы зур. Такталары черегән, бер рәт кенә калган. Абынсаң, аягыңны сындырырга яки елгага төшәргә дә бик мөмкин", диелгән.
Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Иванов, атна дәвамында (11-16 ноябрь) башкарма комитетның исәп-хисап счетына күперчекне ремонтларга акча керде, ремонт эшләрен 20 ноябрьдә башларга торабыз, дип хәбәр итте. Хатларның берсендә пенсионер Раиса Ермилова Казанның Яңа Савин районында узган ярминкәдә чыгыш ясаган "Рябинушка" ансамбленә, бигрәк тә Зинаида Кондеевага Яңа Чишмә турындагы бик матур җыры өчен рәхмәт белдергән. "Рәхмәт, рәхмәт, рәхмәт, ярминкәдән күп нәрсә сатып алдым", - дип язган ул.
Полициянең бер хезмәткәренә карата аноним шикаять тә алынды. Бу хат "Яңа Чишмә" полиция бүлекчәсе начальнигы катнашында оператив киңәшмәдә карап тикшерелде. Хатта язылган фактлар буенча хезмәт тикшерүе үткәрелде. Коррупциягә каршы эшчәнлек белән шөгыльләнүче комиссиягә полиция бүлекчәсе начальнигы Нур Сафиуллиннан рәсми хат алынды. "Шушы полиция хезмәткәренә карата үткәрелгән хезмәт тикшерүе нәтиҗәләре шуны күрсәтте: этика нормаларын бозу, эчке эшләр хезмәткәренең намусын таплаучы һәм дәрәҗәсен төшерүче, шулай ук вазыйфаи вәкаләтләрен арттыру фактлары расланмады", диелә хаттагы юлларда.
Черемухово Бистәсендә яшәүчеләр күршеләрендә ялгыз яшәүче инвалид Анна Демахинаның чит кеше ярдәменә мохтаҗ булуы һәм аңа ярдәм итү кирәклеген язганнар.
"Кайгырту" ХСХКҮ директоры һәм белгечләре, Черемухово АҖ башлыгы, авыл фельдшеры бергәләп өлкән яшьтәге бу инвалидның тормыш-көнкүреш шартлары белән танышырга дип өенә бардылар. Икенче мәртәбә комиссия Яңа Чишмә РҮХ табиблары белән авыру хатын янына барды. Анна Демахинаны Яңа Чишмәдәге Картлар йортына урнаштырганга чаклы аңа социаль хезмәткәр беркетергә булдылар. "Кайгырту" Үзәге белгечләре Черемухово Бистәсенә бардылар, өйгә барып хезмәт күрсәтү өчен кеше эзләп таптылар, тик Анна Михайловна аны өенә кертмәде, дип хәбәр итә рәсми җавап хатында социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфирә Гайфетдинова.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев