Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелган

Безнең районда 51% руслар, 44% татарлар, 4% чуашлар һәм 1% башка милләт халкы яши. Православие динендәгеләр дә, мөселманнар да үзара аралашып, килешеп яшиләр. Ике як дин тотучылар белән төрле чаралар үткәрү районда традициягә әверелеп бара. Аларның үзара эш итүләрен, киләчәктә дә хезмәттәшлекне ныгыту һәм бергә эшләүне яхшырту максатларында район мөхтәсибәте...

Безнең районда 51% руслар, 44% татарлар, 4% чуашлар һәм 1% башка милләт халкы яши. Православие динендәгеләр дә, мөселманнар да үзара аралашып, килешеп яшиләр.
Ике як дин тотучылар белән төрле чаралар үткәрү районда традициягә әверелеп бара. Аларның үзара эш итүләрен, киләчәктә дә хезмәттәшлекне ныгыту һәм бергә эшләүне яхшырту максатларында район мөхтәсибәте һәм җирле православие дини оешмасы хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйганнар.
Килешүгә Яңа Чишмә районы чиркәве өлкән попы Петр Ярушкин һәм районның имам-мөхтәсибе Илгиз Әшрапов кул куйган. Алар, әлеге килешү үзара хезмәттәшлекне тагы да ныгытыр, дип билгеләп үттеләр.
Килешүгә кул кую чарасында район башлыгы Вячеслав Козлов, православие чиркәүләре поплары һәм район мәчетләреннән имам-хатыйблар катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев