Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Хәзерге җәмгыятьтә хатын-кыз

11 сентябрьдә районда "Хәзерге дөньяда хатын-кызның роле" дип аталган форум үтте.

Анда барлык авыл җирлекләреннән төрле һөнәр ияләре катнашты. Алар үзләре эшләгән тармакларда булган уңай үзгәрешләр һәм хәл итүне таләп иткән проблемалар турында сөйләшү өчен җыелдылар.
"Безнең форум Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау алдыннан уза, шуңа да безгә күмәкләшеп резолюция кабул итеп, аны Дәүләт Советының яңа депутатларына юлларга кирәк", - дип форумны ачып җибәрде районның хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова.
Һәркемгә мәгълүм ки, хәзерге җәмгыятьтә хатын-кызның роле зур. Бүген хатын-кызлар ана, хатын, әби кеше генә түгел, алар - үз эшләрендә югары профессионаллар, зур җаваплылык тоеп эшләүче, үз җилкәләренә авыр эшләр йөкләгән затлар да. Хатын-кыз эшләмәгән өлкә бик сирәктер: җитештерүне, сәясәтне, бизнес, җитәкче эшчәнлеген хатын-кызсыз күз алдына китерүе дә кыен. Шунлыктан җәмгыятьнең төп бурычларыннан берсе - хатын-кызга һәрьяклап ачылсын, чибәр һәм бәхетле булсын, шәхес буларак үзен тулысынча күрсәтә алсын өчен мөмкинлекләр бирү. Район башлыгы Вячеслав Козлов та форумны тәбрикләү чыгышында районыбызны үстерүдә хатын-кызларның зур өлеш кертүен ассызыклады.
Районда уңган-булган хатын-кызлар: педагог, мәдәният хезмәткәре, сыер савучы, эшмәкәр, финансист, фельдшер, күп балалы ана һәм ирләр һөнәре саналган нефть тармагы вәкиле үзләре, үз һөнәрләре, проблемалар турында сөйләделәр, киләчәккә өмет-планнары белән уртаклаштылар.
Хатын-кызлар форумы, әлбәттә инде, әниләр, Ватан, ярату турындагы матур җырлардан башка була да алмый. Концерт программасын район мәдәният бүлеге артистлары хәзерләгән иделәр.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X