Иң мөһиме – бизнес өчен шартлар тудыру
30 майда район хакимиятендә район эшмәкәрләре белән очрашу булып узды. Очрашуда район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР Президенты карамагындагы Уполномоченныйның эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча баш киңәшчесе Владислав Попов, республиканың министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты һәм чыгыш ясады.
Очрашуда районда киләчәктә кече һәм урта бизнесны үстерү турында ачыктан-ачык сөйләшү булды. Вячеслав Козлов үз чыгышында, хәзерге вакытта район халкының 74 проценты азык-төлек продуктларын районның сәүдә нокталарында ала, халыкның 64 проценты сәнәгать товарларын да районда ала (3-4 ел элек бу процентлар 28-30 иде), - дип билгеләп үтте.
“Бу бер дә начар түгел, тик бизнесны башка тармакларда үстерү мөмкинлеге дә бар – авыл хуҗалыгында, хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча, - дип, кадрлар әзерләү кирәклеген әйтте һәм эшмәкәрләргә район чараларын (Сабантуй, Яңа ел һ.б.) үткәргәндә химая ярдәме күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
- Кече һәм урта бизнес район икътисадына елдан-ел күбрәк өлеш кертә, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова.
- Районның тулаем продукциясендә эшмәкәрлек өлеше 14,6 процент тәшкил итә. Районда 56 кече предприятие, 276 эшмәкәр юридик зат буларак теркәлмәгән, әлеге предприятиеләрдә 1500 гә якын кеше эшли. Безнең бурыч – бизнесны үстерү өчен шартлар булдыру һәм яхшырту.
Безнең ярдәм информация – консультация белән тәэмин итү, милек бирү (арендага яки сатып) һәм салымнар буенча кайбер ташламалар булдырудан гыйбарәт. Районда сәнәгать мәйданчыгы эшли, анда ташламалы нигездә бизнес белән шөгыльләнергә теләүче резидентлар өчен буш мәйданчыклар бар.
Луиза Исхакова шулай ук сатып алучыларны җәлеп итәр өчен сәүдә нокталарының имиджын һәм репутацияләрен яхшырту кирәклеге турында сөйләде, халыкның хезмәт активлыгын арттыру районның икътисадый күрсәткечләрендә чагылыш алачак диде, бу – эшмәкәрләр санының, халыкның керемнәре һәм җәлеп ителгән инвестицияләр арту.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова район торак пунктларында булган буш мәйданчыклар турында хәбәр итте – алар 13 һәм аларның барысын да сатып алып яки арендага алып бизнес өчен файдаланырга мөмкин.
ТР Икътисад министрлыгының бүлек начальнигы Кристина Кринкина һәм Татпотребсоюз рәисе урынбасары Фаяз Сәмигуллин үз чыгышларында эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләделәр. Эшмәкәр Рамил Нуртдинов районда халыкның азлыгы аркасында бизнесны алып баруның кыенлыклары, яңа идеяләр кирәклеге турында үз фикерләре белән уртаклашты.
Җыелучылар каршында шулай ук салым инспекциясе, Ак Барс Банк һәм Саклык банкы вәкилләре дә чыгыш ясалы.
Очрашуга йомгак ясап Владислав Попков, эшмәкәрләр үз хокукларын белергә тиешләр, диде (еш кына аларның күпчелеге экологлар, янгын сүндерүчеләр, Роспотребнадзор, салым хезмәткәрләре һ.б. нинди нигездә тикшерүләрен белми), шулай ук үз хокукларын яклау буенча барлык контроль – күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән үзара эш итү кирәклеге турында билгеләп үтте.
Очрашуда эшмәкәрләрнең күпчелеге үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Азат Мусин.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев