Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Иң яхшы хуҗалыкларга сөт саву аппаратлары тапшырылды

Яңа Чишмә районында ШЯХ га ярдәм күрсәтү максатыннан 50х50 муниципаль программа буенча сөт саву аппаратлары тапшырылды.

14  июньдә Яңа Чишмәдә халыкның  хезмәт активлыгы буенча узган киңәшмәдә шәхси хуҗалыкларында 3 һәм аннан да күбрәк сыер тоткан 23 кешегә тантаналы төстә сөт  саву аппаратларына сертификатлар тапшырылды.
Киңәшмәдән соң яңа, төргәктәге сөт саву аппаратларын бәхетле  хуҗаларга өләштеләр (фамилияләре безнең сайтта). Аппаратның ярты бәясе ШЯХ га ярдәм күрсәтүдә 50х50 программасы буенча район бюджеты тарафыннан субсидияләнә.
ШЯХ га ярдәм күрсәтүдә республика программаларына өстәмә  итеп әлеге муниципаль программа районда инде өченче ел гамәлдә, бу авыл халкын үз хуҗалыкларында савым сыерларын арттыруга дәртләндереп тора.
2018 елның 5 ае өчен халыкның хезмәт активлыгына йомгак ясап, район  башлыгы урынбасары Надежда Попкова сөткә сатып алу бәяләрен формалаштыруга  төп игътибар бирде. Агымдагы елның май бәясе (14 сум 40   тиен) 2017 елның  маеннан (16 сум 93 тиен) түбән булса да, март аенда һәр ШЯХ һәр савым  сыерына республика субсидиясе алды.
- Без бу акчаларны алдык, һәм алар турында оныттык, - ди Надежда Попкова. - Тик анализ әле субсидияне исәпкә алып  май өчен булган бәянең 2017 елгы май ае бәясеннән бер сумга югары булуын күрсәтә.
Сатып  алу бәясе күләме буенча күрше районнар арасында район начар исәптә түгел һәм 3 урында тора.
- Күптән түгел  мин үтеп барышлый Ивашкино авылында булдым, - диде район башлыгы Вячеслав Козлов. - Кибеткә кердем, сатучылардан авылларында сөтне күпмедән бирүләре белән кызыксындым. Май аенда берәүнең сөтен 10 сум 20 тиеннән, икенчесеннән 9 сум 06 тиеннән кабул  иткәннәр. Менә чагыштырыгыз инде!
- Хәзер гомумән республика буенча сатып алу бәяләре тотрыклыланды, аз гына күтәрелә дә башлады, - дип билгеләп үтте ул. - Сөткә бәяләр төште дип әйтү дөрес түгел. Татарстан буенча 51 %  сөт һәм итне ШЯХ лар бирә, безнең районда Шахмай  АҖ халкы гына да ай саен 6 тонна тапшыра. Кызганычка  каршы, эшкәртүгә нибары 100-350 литр сөт тапшыручы авыллар  да бар. Кайда сөтне күпләп тапшыралар, анда халык та баерак яши. Халык эш белән мәшгуль   булган җирләрдә балалар да эшсез тормый, әти-әниләренә булышалар. Андый авылларда яшүсмерләр арасында тәртип бозулар да күзәтелми. Барысы да бер -берсенә бәйләнгән, - ди Вячеслав Козлов.
ШЯХ-га субсидия бирүнең төрле төрләренә тукталып, докладчы мини-фермалар төзелешенә тукталды. Бүгенгесе көндә программада  катнашырга теләүчеләр саны 17 кеше тәшкил итә, документлар җыючылар – 6. Кызганычка каршы, программада фәкать 7 авыл җирлегеннән генә катнашалар. Быел кош-корт сатып алуга субсидиягә гаризалар аз бирелгән: 283  мең сум (2017 елда 360 мең сум). Әлегә вакыт бар, документларны 30 июньгә кадәр бирергә була.
- Быел ШЯХ-да дуңгыз балаларын азрак асрый башладылар, аның каравы сарыклар саны 2 тапкырга артты, куяннарны да күбрәк үрчетә башладылар. Тик барыбер 11 июньгә яшь терлекләр һәм кош-кортлар 928 башка азрак сатып алынган, - диде Надежда Попкова. - Кош-кортлардан бройлерлар (700  башка), күркәләр һәм тавыклар саны кимеде, ә менә казлар 900 башка арткан. Яшь терлекләр сатып алуда Шахмай АҖ, дуңгыз балалары һәм бозаулар буенча – Черемухово АҖ халкы иң активлары. Тубылгы Тауда һәм Зирекледә элек кош-кортны күп итеп сатып ала иделәр, әмма быел субсидия алуга беркем дә гариза бирмәде.
Ветеринария берләшмәсе начальнигы Евгений Лазарев 2018 елның 5 аенда участок ветеринария пунктларының  һәм терлек чалу пунктларының эшен оештыру турында җиткерде. Ул ШЯХ-дагы үгезләрне лейкозга тикшергәннән соң республика лабораторияләренең нәтиҗәләре, 5 айда сыерларны ясалма орлыкландыру (136)  саны турында хәбәр итте.  Ветеринария хезмәтләре күрсәтүдән  кергән акчалата керем (выручка) 45800 сум  тәшкил иткән.
Кызганычка  каршы, сатуга  ветеринария пунктларын медикаментлар  белән тәэмин  итү өчен акча җитешми, ә халык бу хакта сорый (ветфельдшерны терлекләргә ярдәм итү өчен чакыру булганда, ул, әлбәттә, үзе белән даруларны алып бара). Район башлыгы моның өчен район  бюджетыннан акча карарга кушты.

Ольга Иванова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев