Яңа Чишмә районында Пенсия фонды бүлегенә фатирларга яшь кешеләр кереп йөрүе турында гражданнардан шалтыратулар ешайды.
Алар килешүгә кул куйдыртып, киләчәктә тупланма пенсия турында кайгыртырга тәкъдим итәләр. Килешү төзергәме - юкмы, һәркем үзе хәл итә. Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды (НПФ) белән килешү төзегәндә тупланма пенсиягә түләнгән иминият взнослары шушы фондка тапшырылачак, ул исә акчаларны инвестицияләргә һәм лаеклы ялга чыкканда тупланган пенсияне түләргә тиеш. НПФ-ның эш нәтиҗәсе күпчелек финанс базарындагы хәлгә бәйле, аның табышлы булуын Интернеттагы социаль челтәр аша күзәтергә мөмкин.
Үзегезнең пенсия тупланмаларын нинди иминиятләштерүче формалаштыра, пенсия белән тәэмин ителүдә сезнең нинди вариантыгыз бар, бу хакта сез РПФ-нан индивидуаль лицевой счетыгыздан күчермә алып белә аласыз, моның РПФ-на клиентлар белән эшләү хезмәтенә, РПФ сайтында иминиятләштерелгән Шәхси кабинетка (www. pfrf.ru яки www.gosuslugi.ru) мөрәҗәгать итә аласыз.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев