Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Игътибарсыз калмаячак

Гражданнардан район Советына, Башкарма комитетка, финанс-бюджет палатасына, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына һәм контроль-хисап палатасына кергән мөрәҗәгатьләрне карап тикшерүдә даими контроль алып барыла.

2017 елның 9 аенда районның җирле үзидарә органнарына гражданнардан 739 мөрәҗәгать керде, бу 2016 елның шул ук чоры дәрәҗәсеннән 59 мөрәҗәгатькә азрак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк,2017 елның 9 аенда районның җирле үзидарә органнарына барлык төр мөрәҗәгатьләр буенча (язма мөрәҗәгатьләрдән кала - бусы 2016 елның шул ук чоры дәрәҗәсеннән 75 кә азрак) гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр санының артуы күзәтелә.
Язма мөрәҗәгатьләр санының кимү нәтиҗәсе булып гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне район авыл җирлекләре Советы һәм башкарма комитетлары дәрәҗәсендә карау буенча эшне активлаштыру да, район территориясендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү кысаларында кергән мөрәҗәгатьләр санының кимүе дә булырга мөмкин.
Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр өлеше процент нисбәтендә түбәндәгечә:
- шәхси кабул итүләр - 17,3%;
- язма мөрәҗәгатьләр - 75,7%;
- хакимияттә интернет-кабул итүләр - 2,7%;
- "Халык контроле" ТР ГИС - 1,8%;
- язма корреспонденцияләр өчен "хәбәрдарлык тартмалары" - 2,5%.
Гражданнардан җирле үзидарә органнарына кергән 739 мөрәҗәгатьтән түбәндәге мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре санын аерым күрсәтергә мөмкин:
- җир участокларын арендага яки милек итеп бирү (түләп) - 427;
- торак бина бирүдә ярдәм күрсәтү турында - 42;
- матди ярдәм күрсәтү турында - 18;
- социаль өлкәдә - 135;
- оборона, куркынычсызлык һәм законлылык - 7.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү нәтиҗәләре буенча уңай кабул ителгән карарлар саны - 642, ягъни кергән мөрәҗәгатьләрнең тулаем саныннан 86,8%. 96 мөрәҗәгать җирле үзидарә органнарының җаваплы шәхесләрендә - карап тикшерүдә тора һәм алар контрольгә алынган.
Район җирле үзидарә органнарына гражданнардан кергән барлык мөрәҗәгатьләр буенча законда билгеләнгән срокта тиешле җаваплар бирелгән.
Вячеслав ТЕМНИКОВ, район башлыгы ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев