Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Икеайлык төгәлләнде, төзекләндерү дәвам итә

Шушы көннәрдә авыл җирлекләрендә төзекләндерү буенча икеайлыкка йомгак ясалды. Киңәшмә Акъяр АМЙ-да үтте, аны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Киңәшмә башланыр алдыннан авыл җирлеге башлыклары авыл территориясендә ясалган Җиңү паркын (монда тыл хезмәтчәннәренең исемле агач үсентеләре бар) һәм һәлак булган сугышчы-якташларга куелган һәйкәлне (аңа реставрация һәм капиталь ремонт ясалган) карап...

Шушы көннәрдә авыл җирлекләрендә төзекләндерү буенча икеайлыкка йомгак ясалды. Киңәшмә Акъяр АМЙ-да үтте, аны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Киңәшмә башланыр алдыннан авыл җирлеге башлыклары авыл территориясендә ясалган Җиңү паркын (монда тыл хезмәтчәннәренең исемле агач үсентеләре бар) һәм һәлак булган сугышчы-якташларга куелган һәйкәлне (аңа реставрация һәм капиталь ремонт ясалган) карап әйләнделәр.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова авыл җирлекләре арасында икеайлыкка йомгак ясады.
-Барлык авыл җирлекләрендә зур эшләр башкарылган, - дип билгеләп үтте ул. -Һәлак булган сугышчыларга куелган 22 һәйкәлгә реставрация ясалган, Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан 7 яңасы төзелгән, 5 меңнән артык үсенте утыртылган, баганалар, коймалар, шлагбаумнар буялган һәм агартылган, спорт мәйданчыклары тәртипкә китерелгән, ике күпер кичүе ремонтланган, учреждениеләр территорияләре төзекләндерелгән һ.б.
Икеайлыкта 4200 дән артык кеше катнашкан, буяулар, ЯММ, төзелеш материаллары сатып алуга 1,7 млн. сумнан артык акча сарыф ителгән.
Чыгыш ясаучы шулай ук алда торачак эшләр хакында да сөйләп үтте: Яңа Иванаевода спорт мәйданчыгын тәртипкә китерергә, Ленинода каен посадкасын чистартырга, Әдәмсәдә һәм Черемухово Бистәсендә зират тирәләрендәге үләннәрне чабарга һәм төзекләндерергә, Яңа Чишмә авыл җирлегендә элеккеге Сосновка авылының зиратын тәртипкә китерергә кирәк, Шахмайда АМЙ территориясен чүп үләне баскан, һәрбер авыл җирлекләрендә даими рәвештә учреждение, урам һәм йорт тирәләрен чүп үләннәреннән арындырып тору кирәк.
Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Вячеслав Козлов: "Бер айдан соң әлеге мәсьәләләргә кире әйләнеп кайтып, аларның үтәлешен карарбыз", - диде.
Район башлыгы шулай ук сәүдә нокталары, мәчетләр һәм чиркәүләр тирәсен төзекләндерү кирәклеген дә әйтте, йортлар янында тракторлар, йөк автомобильләре басып торырга тиеш түгел, барлык зиратларда мәгълүматый щитлар булырга тиеш, диде.
Алга таба киңәшмәдә үз авыл җирлекләрендә үткәрелгән икеайлык турында Красный Октябрь һәм Зирекле АҖ башлыклары Светлана Ерохина белән Җәлил Гайфетдинов отчет бирделәр.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев