Яңа ел көннәрендә халык ел саен бергәләшеп күңел ачарга ярата. Алар авыл уртасында корылган "кар шәһәрчегендә" бәйрәм итәләр. Район башлыгы урынбасары Наилә Закирова "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы хәбәрчесе белән аларның кайда һәм ничек ясалганын карап, эшләргә бәя бирде.
Чуаш Чабаксары авылы халкы Яңа елны каршылауга җаваплы караган. Мәдәни күңел ачу урыннары (мәйданчыклар) чистартылган, кардан өелгән стеналар бик пөхтә, матур итеп буяп куелган. Ә уртадагы чыршы, төрледән-төрле кардан әвәләнгән сыннар зурлыгы белән аерылып, әллә каян күренеп торалар.
Рус Чабаксарында да балаларга күңел ачар урыннар бар, мисал өчен, шәхси йорт янында ясап куелган сыннар: теләсә нинди эшкә әзер булып торучы "ат" һәм аңа юл бирүче "елан" - зурларың да сокланып карап торырлык. Әлеге композиция авторы - АҖ башлыгы Николай Парамонов. Чыннан да үзең ясадыңмы? - дибез. - Әйе, күңелем белән мин - рәссам, - дип шаяртты Николай.
Екатерина Бистәсендә сыннар зәвык белән эшләнгән, тик мәйданчыкларда кар өемнәре, бәлки бәйрәмгә чаклы аларны чистартырлар.
Яңа Иванаевода барысы да гадәттәгечә - күл өстендә зур булмаган сыннар, шулай да бу һич тә ял итү урыны түгел кебек. Ә менә мәктәп янында күңел ачу өчен мәйданчык бар.
Черемухово Бистәсендә инде менә ничәнче ел фанер тактадан ясалган һәм өреп тутырылган сыннарга өстенлек бирәләр. Әмма алар күзләрне генә сөендерә, ә балалар өчен уйнарга яраклы түгел. Ике шәхси йорт янында да кардан сыннар ясап куйганнар - бик матур килеп чыккан! Мәктәп тә тырышкан.
Акбүредә, ниһаять, нәрсәдер күренә, - диде Наилә Мирасовна. Яңа ел символын - чыршыны кимсетәсе килми. Тик монда анысы да, кардан әвәләп ясалган сыннар күк, формасыз, өстәвенә электр баганалары артында, кар өемнәре арасында басып тора.
Волчья Бистәсе Яңа елны каршыларга әзер. Һәм әзер генә дә түгел, монда бала-чага кардан әвәләп ясалган сыннарның ныклыгын тикшерә һәм сыный да башлаган инде. Һәркемгә таныш әкият геройлары монда үз урыннарын тапканнар. Менә кайда күңелле булачак!
Красный Октябрьдәге балалар мәйданчыгы да әкият шәһәрчеге статусы алган. Кардан ясалган сыннар күңел җылысы биреп, матур итеп эшләнгән.
Петропавел Бис-тәсендә яшәүчеләрнең дә күңелле итеп бергәләп Яңа елны каршылар урыннары бар.
Акъярда бик матур шәһәрчек килеп чыккан. Ул матур итеп кар стена белән әйләндереп алынган, сыннарга карап туймаслык: биредә йолдызнамәнең барлык билгеләре дә бар.
Ленинолылар Кар кызы утырган җигелгән өч ат сынын гаҗәеп осталык белән башкарганнар. Тик ял итү мәйданчыгы биредә юк.
Тубылгы Тауда бәйрәм итү мәйданчыгы вак сыннар белән бизәлгән, тирә-юньдә кар да байтак югыйсә. Шуар өчен таулары да юк. Тубылгытаулылар ел саен шәп "таулары" белән дан тота иделәр.
Әдәмсәдә Мәдәният йортына илтүче сукмак буйлап сыннардан традицион галерея оештырылган. Быел мәктәп белән балалар бакчасы да үз позицияләрен югалткан.
Зиреклеләрдә дә шәһәрчек юк. Ә төрле сыннар ясалган мәйданчык авыл халкы өчен имин ял итү урыны була алмый, чөнки аның янәшәсендә транспорт үтеп йөри торган юл бар.
Архангел Бистәсендәге мәйданчык менә дигән күңел ачу урыны. Һәм ул, һәрвакыттагыча, матур итеп бизәлгән. Балалар бакчасы янындагы бик яхшы итеп ясалган сыннарны да билгеләп үтми мөмкин түгел.
Шахмайлылар, чаллыбашлары кебек үк, бәйрәм чарасына килгәч, әлләни шаккатмаслар, әмма кардан әвәләп ясалган уенчыклар галереясе икесендә дә бар.
26 декабрьдә районның барлык торак пунктларында яңа ел чыршысын ачу тантаналары булып үтте. Барлык чыршыларда да Кыш бабай һәм Кар кызы катнашты, байтак кына җырлар, шигырьләр һәм бүләкләр булган. Җирле хакимият халык турында кайгырткан авылларда массакүләм уеннар, кар шәһәрчекләрендә күңел ачулар бик матур үткән. Ә калганнарында - чыгыш ясаулардан соң - барысы да өйләренә таралышканнар.
Яңа ел алдыннан комиссия авыл җирлекләрендә ял итү мәйданчыкларын матур итеп бизәү буенча смотр-конкурс җиңүчеләрен игълан итәчәк һәм җиңү яулаучылар акчалата бүләкләр алачак.
Нет комментариев