Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Инвестицияләр моннан соң да кертеләчәк

Безнең Яңа Чишмә районында инвестицияләр төрле проектларга - авыл хуҗалыгында һәм сәнәгатьтә дә, социаль өлкәдә дә кертелә. Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мәхмүт Гомәров белән алып барган әңгәмәбез нәкъ менә шул хакта. -Район буенча 2015 елга инвестицион меморандум төзедек, ул берничә проектны үз эченә ала, - дип билгеләп үтте ул....

Безнең Яңа Чишмә районында инвестицияләр төрле проектларга - авыл хуҗалыгында һәм сәнәгатьтә дә, социаль өлкәдә дә кертелә. Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мәхмүт Гомәров белән алып барган әңгәмәбез нәкъ менә шул хакта.
-Район буенча 2015 елга инвестицион меморандум төзедек, ул берничә проектны үз эченә ала, - дип билгеләп үтте ул. - Әлеге максатларга инвесторлар дистәләгән миллион сумнар салалар.
-Проектлар турында тәфсилләбрәк сөйләгез әле?
-Беренчедән, авыр икътисадый торышка карамастан, Татарстанда торак, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм капиталь ремонт буенча барлык социаль проектлар да сакланган (барлыгы 30 программага якын). Алар безнең районда да эшләячәк. Хәзер район үзәгендә балалар бакчасы, Яңа Иванаевода - клуб, Черемухово Бистәсендә мәктәп төзелә, Петропавел Бистәсендәге мәктәпкә, район үзәгендәге торак йортларга капиталь ремонт эшләре бара һ.б. Авария хәлендәге торак программасы буенча йортлар, ветераннар өчен торак, спорт мәйданчыклары төзү дәвам иттерелә. Юллар төзү, электр һәм су белән тәэмин итү челтәрләренә капиталь ремонт буенча да байтак эшләнә. Әлеге барлык проектларга республика һәм федераль бюджеттан 300 млн. сумга якын акча кертеләчәк.
Икенчедән, "Кулон" агрофирмасы авыл хуҗалыгы производствосында Рус Чабаксары авылында яшь терлекләр асрау өчен 600 башка исәпләнгән комплексны яңартып төзүне планлаштыра, гаилә фермаларын үстерү, сенаж траншеяләрен һәм башка производство биналарын төзү һәм ремонтлау эшләре дәвам иттереләчәк.
Өченчедән, район үзәгендә иске ДРСУ базасында бизнес алып бару өчен муниципаль дәрәҗәдәге промышленность мәйданчыгы әзерләнгән. Биналарга электр һәм газ кертелгән, су үткәрелгән һәм хәзер анда ике кеше (резидент) полимерлар эшләп чыгару һәм пленкалы продукция хәзерләү буенча эш башлады. "Лизинг-грант" программасы буенча инвесторлар кирәкле җиһазны алдылар һәм продукция чыгара башладылар.
Эшмәкәр Рунар Шәйгарданов эшләп чыгара торган эш перчаткалары (аңа сорау зур) икенче дәрәҗәдәге продукция булып тора.
Кызганычка каршы, эшмәкәрләр Чистайдан һәм Әлмәттән килде, яңачишмәлеләр арасында теләк белдерүчеләр табылмады. Әмма җәйгә таба анда эш тулы циклда оештырылачак һәм 20 гә якын эшче кирәк булачак (бу сүзләр эшсезләр колагына).
-Ә безнең эшмәкәрләр акчаларын кая салырга телиләр?
-Агымдагы елда район эшмәкәрләре җиһазлар кибете, автомойка һәм кунакханә белән юл буенда ике кафе, кондитер цехы, "Сакура" кафесында мини-пекарня төзергә вәгъдә бирделәр. Бу юнәлештә эш алып барыла инде.
Әңгәмәбезгә йомгак ясап шуны билгеләп үтәсе килә, авыр икътисадый торышка карамастан, район җитәкчелеге районыбыз тагы да ныграк үсеш алсын, чәчәк атсын һәм халкы имин яшәсен өчен инвесторларны тарта, өстәвенә республика җитәкчелеге тарафыннан да зур ярдәм күрсәтелә.
Россиядәге катлаулы икътисадый шартларга карамастан, Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов стратегиясе республикага инвестицияләр җәлеп итүне гарантияли. Инвесторлар, өметле партнерга ышанган күк, Татарстанга һәм аның җитәкчесенә ышаныч белдерәләр. Кризиска да карамастан, Татарстанда яңа производстволар ачыла. ("Алабуга" махсус икътисадый зонасында "Хәят Кимья" заводы ачылуы турында "Атна вакыйгалары"нда укыгыз).
Әңгәмәне Азат Мусин алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев