Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Җир каралган булырга тиеш

Район башлыгы Вячеслав Козлов, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов һәм районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова Шахмайда җирле  фермерлар белән очраштылар.

Очрашуга 10 фермер чакырылган иде, алар файдалануында  1100 гектардан артык җир бар (пай җирләре дә, хосусый милек итеп рәсмиләштерелгәннәре дә).
Леонид  Богомолов  һәрбер фермер хуҗалыгы буенча хәлләр торышын аңлатты. Терлекчелек белән 4 КФХ шөгыльләнә, тагы икесе фермалар төзү һәм терлекләр  сатып алу стадиясендә. Илдар Гарифуллин һәм Гөлфия Сәлахованың сөт  һәм ит җитештерү буенча нәтиҗәләре тотрыклы һәм уңай.
МЭТ нең  баш саны  буенча фермер Харис Хәлиуллинга сораулар бар, аңа терлекләрнең баш санын тиешле дәрәҗәгә җиткерергә – сатып алырга кирәк.
Фермерларның күпчелеге “Яңа эш башлаучы фермер“ программасы буенча республика бюджетыннан ярдәм алды һәм аларга әлеге программаның барлык шартларын  да үтәргә кирәк (ягъни терлекләрнең баш саны билгеле бер санда  булырга тиеш, өстәмә эш урыннары булдыру  һ.б.).
Барлык фермерлар да үсемлекчелек  белән шөгыльләнә һәм бу уңайдан Илдар Гарифуллинга, Ринат Салаватовка, Харис Хәлиуллинга, Илгиз Галяутдиновка сораулар юк, алар үз җирләрен үзвакытында технологиягә туры китереп эшкәртәләр, бөртекле һәм азык культураларыннан яхшы гына уңыш алалар, азык белән үзләрен дә, пайчыларны да тәэмин итәләр. Әмма, кайбер КФХ лар, үз мөмкинлекләрен исәпләмичә, шактый зур күләмдә  җир мәйданнары  алган һәм аларны эшкәртер хәлдә түгелләр. Алар исәбендә фермер Равил Гыймадиев та бар, аның 98 гектарда күпьеллык үләннәр мәйданы тора һәм ул бу җирләрне ярымташландык хәлгә җиткергән. Тагын кайбер фермерларга көзге кыр эшләрен тагы да оперативрак башкарырга кирәк, шул исәптә туңга җир сөрүне дә.
Очрашу нәтиҗәләре буенча һәр фермерга конкрет сроклар күрсәтелеп үзләренә беркетелгән җир участокларын эшкәртү буенча задание җиткерелде. Әлеге заданиеләрне үтәмәгән очракта фермерлар муниципаль җир контроле һәм “Россельхозцентр“ белгечләре тарафыннан җаваплылыкка тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев