Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ирешелгәннәрдә туктап калмаска

    Халыкның хезмәт активлыгын тикшерү буенча үткәрелгән киңәшмәдә 11 айлык эшкә нәтиҗә дә ясалды. Киңәшмәдә каралган төп мәсьәләләр: терлекләрнең баш санын арттыру, халыкка сөт өчен исәп-хисап ясау һәм ШЯХ кредитлары бирү буенча планның үтәлеше булды. Кредитлар бирү, МЭТ-нең һәм сыерларның баш санын арттыру буенча Акъяр, Тубылгы Тау, Шахмай, Чабаксар авыл җирлекләре...

    Халыкның хезмәт активлыгын тикшерү буенча үткәрелгән киңәшмәдә 11 айлык эшкә нәтиҗә дә ясалды.
    Киңәшмәдә каралган төп мәсьәләләр: терлекләрнең баш санын арттыру, халыкка сөт өчен исәп-хисап ясау һәм ШЯХ кредитлары бирү буенча планның үтәлеше булды.
    Кредитлар бирү, МЭТ-нең һәм сыерларның баш санын арттыру буенча Акъяр, Тубылгы Тау, Шахмай, Чабаксар авыл җирлекләре әйбәт эшлиләр. Шул ук АҖ-дә "Лизинг-грант" алучылар да бар, гаилә фермалары төзелеше дә алып барыла. Бу авыл җирлекләре башкаларына үрнәк булып тора. Лидерлар 2015 елда да ШЯХ-га ярдәм күрсәтү максатында республика грантлары алуга дәгъвачы булып торалар. Аны алу өчен каралган критерийлар да бар, бу - МЭТ-нең һәм савым сыерларының баш саны. Мисалга, 4 ел эчендә Шахмай АҖ-дә шәхси хуҗалыкларда маллар 424 башка арткан. Республикада шушы еллар эчендә терлекләр 13 мең башка кимегән. Безнең районда үсеш тенденциясе күзәтелгәнчә, район республикада уңай яктан билгеләп үтелде. Әгәр берничә АҖ артка сөйрәмәсә, күрсәткечләр тагы да әйбәтрәк буласы булган.
    -Саклап калынган һәр баш терлек - ул зур хезмәт сорый. Бу әле азыклар (пай җирләре өчен, печән, субсидия өчен ашлык) белән дә тәэмин итү, - диде район башлыгы Вячеслав Козлов, - АҖ-нең калышу сәбәбе гади - шушы мәсьәләләрдә эшләү җитенкерәми.
    Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү күрсәткечләре рейтингы буенча район Татарстанда 14 нче урынны били. "Лизинг-грант" программасы КФХ, ШЯХ, гаилә фермаларын стимуллаштыруның бер формасы булып тора. 2009 елдан 2014 елга чаклы районда ИЭ һәм КФХ шушы программа буенча 25 млн. сумнан артык грант оттылар, шуның 16 млн.сумы - күмәк хуҗалыкларга туры килә. Шушы программа гамәлдә булган чорда азык җитештерү һәм төзелеш тармакларында район эшмәкәрләре җиһазлар сатып алдылар, алар актив рәвештә продукция эшләп чыгаралар.
    Аларның уңышлары башкаларга да стимул булырга тиеш. Вячеслав Козлов элеккегечә тракторлар белән сөт җыеп йөрмәс өчен, сөт җыючыларга шушы программа буенча сөт ташу машиналары алырга киңәш итте.
    2006 елдан бирле районда ташламалы кредитлардан файдаланып 2011 кредит алынган, шуларның 1974-е (311 млн.сумнан артык бәядә) ШЯХ-ны үстерүгә алынган. Процент ставкаларын киметүгә 26 млн.сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 3,7 млн.сумы 2014 елгы субсидиягә туры килә. Халык кредитлардан күбрәк файдалансын өчен, кредитлар бирү дәвам иттереләчәк. Ноябрьдә 28 кредит алынган, шуларның 67%-ы - Ак Барс Банкы аша. Кайбер АҖ-нең планны үтәү өчен 3-10 кредит аласы гына калса, Буревестник белән Акбүре АҖ-дә план үтәүдән ерак торалар. Район буенча уртача күрсәткеч - 100 йортка 40 кредит, ТР буенча - 45 кредит. Кредит алу буенча мал күп асраучы шул ук авыл җирлекләре алда бара. Күрше Алексеевск, Аксубай, Чирмешән районнарыннан без бу эштә әлегә калышабыз. -Кредитлар күп алынган җирдә терлекләрне дә күпләп асрыйлар, димәк, авыл таркалмый - ул яшәячәк, - дип ассызыклады район башлыгы Вячеслав Козлов. Ел төгәлләнә, декабрь аен да кертеп тапшырылган сөт өчен халыкка исәп-хисап ясарга, гыйнвар аенда иң күп сөт тапшыручыларны бүләкләргә кирәк. Хәзер күп кенә авыл җирлекләрендә исәп-хисап ясала. Кызганычка каршы, Акбүре, Архангел һәм Буревестник АҖ-дә әле октябрь ае өчен генә исәп-хисап ясыйлар.
    -Банклардан кредит алыгыз, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы сөт җыючыларга, - халык белән исәп-хисап ясарга кирәк,- диде ул.
    Халык ел башыннан бирле сөт сатудан гына да 77 млн. сум акча алган (2013 елда 11 айда алынганнан 21 млн. сумга күбрәк), шуның 46 млн. сумын КМС заводы түләгән. 11 айда халык 60382 центнер сөт саткан: 49273 ц - эшкәртүче предприятиеләргә һәм 11108 ц-дан артыгы - башка каналларга, элегрәк 5 мең ц чамасы гына читкә сатылган. Халык сөтен үзе эшкәртеп, базарларга чыккан.
    -Исәп-хисап озак ясала, шуңа да халык отышлырак каналлар эзли, - ди район башлыгы. -Башка юлын тапсалар, кире кайтмыйлар инде. Исәп-хисап ясауда аксату нәтиҗәсе бу.
    Сатып алына торган сөтнең бәясенә дә игътибарны көчәйтергә кирәк. Быел ноябрьдә сөт бәясе былтыргыдан түбәнрәк. Уртача бәя сөтнең сыйфатына, сортына бәйле. -Сыйфатын яхшырту өстендә эшләргә кирәк, ул чакта сату бәясе дә артачак, - диде район башлыгы.
    19 ноябрьдән 20 декабрьгә чаклы бары 1-2 сөт җыючы гына сөткә проба алган, калганнары берне дә алмаганнар. Бу нисбәттән эшне туктатырга ярамый, сөтнең сыйфатын һәрдаим тикшереп тору кирәк.
    Районда гаилә фермаларын үстерү турында район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Энҗе Шәйдуллина сөйләде. 4 ел эчендә районда 27 гаилә фермасы төзелгән. Араларында сарык, каз, берничә сөтчелек һәм терлек симертү фермалары бар, районда терлекләрнең баш саны күрсәткечен гаилә фермаларында асралган маллар саны елдан-ел арттыра тора.
    Киңәшмәдә шулай ук Казан ярминкәләрендә уңышлы сәүдә итү нәтиҗәләре дә тикшерелде.
    Тубылгы Тау АҖ халкының хезмәт активлыгы турында АҖ башлыгы Фәнис Исмәгыйлов сөйләде.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: