Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Җирле үзидарә ветераннарын хөрмәтләделәр

18 апрельдә булып үткән Яңа Чишмә муниципаль район Советының 48 нче утырышында ТР дәүләт һәм башка телләрне өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре каралды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.

Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, “ТНП-Зюзеевнефть” АҖ гендиректоры Шамил Яһудин һәм мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты рәисе Иван Гущиннар катнашты.
Тикшереләсе мәсьәлә буенча информация белән РМБ начальнигы урынбасары Александр Улитин чыгыш ясады. Районда ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча максатчан эш алып барыла. Телләр проблемасы буенча комиссия утырышлары даими үткәрелә, районда туган телләрне саклау һәм үстерү өчен шартлар булдырылган, аралашу, тәрбияләү, өйрәнү (укыту) һәм иҗат итүдә файдалану һәм сайлау иреге тәэмин ителгән.
19 мәктәптә 1421 укучы белем ала, шуның 793 е руслар (55,8 %), татарлар 479 (33,7%), 48 е – чуашлар (3,4 %), 79 бала – катнаш гаилә балалары (5,6 %) һәм 22 укучы – башка милләттән (1,5 %).  Мәктәпләрдә укучыларга туган телне өйрәнү – сайлау иреге бирелә.
Районның балалар бакчаларында туган телдә өйрәтү һәм тәрбияләү эше 79 % тәшкил итә (ТР буенча – 64 %).
Белем бирү учреждениеләрендә телләрне өйрәнүне көчәйтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә (Туган тел, грамоталылык, славян мәдәнияте көннәре һ.б.).
Мәдәният учреждениеләрендә һәм массакүләм чараларда татар теле рус теле белән бертигез кулланыла, районның рәсми порталы да 2 дәүләт телендә булдырылган, район газетасы татар теленә тәрҗемә ителә.
Оешмаларда элмә такталарны 2 телдә язу (оформить итү) буенча эш алып барыла, аларның язылышы даими тикшерелә, кисәтүләр бетерелә.
- Әлеге юнәлештә эш байтак алып барылды, әмма аны дәвам итәргә кирәк, районның рәсми порталында барлык материаллар ике дәүләт телендә булырга тиеш, - дип искәрде район башлыгы.
Аннан соң Совет утырышында депутатлар кайбер норматив – хокукый актлар буенча карарларны тикшерделәр һәм расладылар.
Җирле үзидарә көне алдыннан Совет утырышына муниципаль берәмлек, оешуның башлангыч чорында торган һәм район үсешенә шактый өлеш керткән мәртәбәле кунаклар, җирле үзидарә органнары ветераннары чакырылган иде. 
Һәммәсен дә бәйрәм белән котлап, Вячеслав Козлов көндәлек тормыштагы мөһим мәсьәләләр җирле үзидарә дәрәҗәсендә хәл ителүен билгеләп үтте. Сиңа үз язмышларын ышанып тапшырган һәм өмет белән яшәүче кешеләр арасында яшәп, аларга хезмәт итүдән дә авыррак һәм мактаулырак һөнәр юктыр.
Ул барлык депутатларга, ветераннарга һәм җирле үзидарә хезмәткәрләренә исәнлек-саулык, иминлек, районыбызның киләчәге хакына яңа үрләр яулауларын теләде. Озак еллар намуслы хезмәтләре, җирле үзидарә органнары үсешенә шактый өлеш кертүләре, актив тормыш позициясе һәм җәмәгать эшләре алып барулары өчен Наилә Закирова, Федор Бурчин, Анастасия Козлова, Владимир Леонтьев, Николай Соловьев һәм Нина Лосева (рәсемдә) район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Башка фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз.

Азат МУСИН.
Автор фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев