Коррупциягә каршы чара күрү буенча эшләрне координацияләү буенча комиссиянең чираттагы утырышында кайбер мәсьәләләр каралды. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Районның контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин 2011-2016 елларда бюджет учреждениеләре тарафыннан грант акчасына алынган төп средстволарның сакланышы, исәпкә кую һәм алардан нәтиҗәле файдалану турында сөйләде. Шушы чорда 46 грант (15,2 млн. сумлык) алынган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 1,1 млн. сумлык җитешмәүчәнлек һәм дөрес кулланмау очраклары ачыкланган. Бу, нигездә, гомум белем бирү учреждениеләренә кагыла, биредә алынган средстволар тиешле исәпкә куелмаган. Кайбер авыл җирлекләрендә килешү кысаларында куелган милек техник характеристикалары буенча килешү шартларына туры килми. Документларын тиешенчә рәсмиләштермичә генә башка учреждениеләргә тапшырылган мөлкәтләр дә бар.
Күп кенә кагыйдә бозулар контроль-хисап палатасы тикшерүләре барышында бетерелгән, калганнарын бетерү өчен вакыт бирелгән.
Муниципаль заказлар бүлеге начальнигы Анастасия Митько "Товарлар, эш, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында" РФ Законнарының үтәлеше турында сөйләде.
2016 елда 84 аукцион үткәрелгән, бу гомуми сатып алуларның 89 процентын тәшкил итә. Бу поставщиклар, подрядчылар һәм башкаручыларны билгеләүнең ачык, иң уңайлы һәм нәтиҗәле ысулы.
Комиссия утырышында мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьевның белем бирү учреждениеләрендә ата-аналардан законсыз төстә акча җыю очракларын бетерү турында мәгълүматы тыңланды.
Район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында коррупциягә каршы сәясәт буенча мәгълүматый почмаклар ясалган, РМБ-дә ышаныч телефоны (2-24-11) эшли. Һәр учреждениедә мөрәҗәгать тартмалары урнаштырылган, мәгариф бүлегендә гражданнарны шәхси кабул итү оештырыла (2016 елда - 17 кеше килгән). Мәктәпләрдә класстан тыш үткәрелгән чараларда хокукый тәрбия һәм коррупциягә каршы белем бирүгә зур игътибар бирелә. Нәтиҗәдә, 2015-2016 елларда ата-аналар белән законсыз төстә акчага бәйле бер мөрәҗәгать тә булмаган. Бу мәсьәлә аерым контрольдә тотыла.
Коррупциягә каршы чара күрү буенча комиссия секретаре, район башлыгы ярдәмчесе Вячеслав Темников җәмгыятьтә коррупциягә карата түзеп тормау мөнәсәбәте формалаштыру һәм коррупциягә каршы тәртипне пропагандалау буенча эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Районның рәсми сайты һәм район газетасы мәгълүмат чыганагы булып тора.-Бу эшне активлаштырырга кирәк, электрон системаларны тәгаенрак файдаланырга кирәк, - дип басым ясады район башлыгы Вячеслов Козлов.
Комиссия әгъзалары җирле үзидарә органнарының кайбер норматив-хокукый актларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча берничә мәсьәләне карап тикшерделәр, элек Шахмай АҖ башлыгы булып эшләгән Р.Р. Хәсәновка (муниципаль вазыйфасын алмаштырган) коммерция оешмасында вазыйфа биләүгә ризалык бирделәр. "Коррупциягә каршы чара күрү турында" РФ Законы шуны таләп итә.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев