Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Кабат салымнар җыю һәм башка бурычлар турында

22 июльдә районның финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләсе буенча утырыш үтте. Анда авыл җирлекләре башлыклары, палата рәисләре һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Киңәшмә башында июнь ае беркетмәсенең үтәлеше турында отчет тыңланды, аннан соң палата рәисләре доклад белән чыгыш ясадылар. Акъяр авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллинның...

22 июльдә районның финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләсе буенча утырыш үтте. Анда авыл җирлекләре башлыклары, палата рәисләре һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.
Киңәшмә башында июнь ае беркетмәсенең үтәлеше турында отчет тыңланды, аннан соң палата рәисләре доклад белән чыгыш ясадылар. Акъяр авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллинның "Юл картасы" буенча доклады бик нигезле булды. Ул авыл җирлеге бюджетына үзкеремнәр һәм салымныкы булмаган түләүләр җыемы турында анализ ясады.
-НДФЛ җыю планы - 37 мең сум. Төп салым түләүче "Яңа Чишмә" ҖЧҖ - 21 мең сум түли, тик быел ул әле 13 мең сум (57%) гына түләде, мәгариф бүлеге - 10%, башка оешмалар һәм учреждениеләр өчәр процент кына түләделәр. Барлыгы 17 мең сум акча җыелды. Хәзергә җир салымы 228 мең сум җыелды, тиешлесе - 332 мең сум. Биредә дә төп салым түләүче булып "Яңа Чишмә" ҖЧҖ тора. Бүгенгесе көнгә аларның 2013 ел өчен түләнмәгән бурычлары бар, ул - 120 мең сум (аларга хат җибәрелде) тәшкил итә. Милеккә салым фәкать физик затлардан гына керә, үткән еллардан недоимкалар юк.
Акъяр АҖ башлыгы шәхси секторда терлекләрне арттыру буенча планнарның үтәлеше барышы, ШЯХ-ны үстерү, халыктан сөт сату, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен авылда шартлар булдыру, гражданнарга уңайлы мохиттә яшәү өчен шартлар тудыру, муниципаль хезмәтләр тәкъдим итү сыйфатын яхшырту һ.б. турында сөйләде. Көндәлек мәсьәләләр һәм проблемаларның барысы да әлегә үз көчләре белән хәл ителә. Җыелучыларның һәм президиум әгъзаларының чыгыш ясаучыга карата зур сораулары булмады.
Ленино авыл җирлеге башлыгы чыгышына болай дип әйтеп булмый. Салымнар җыюга анализ ясаганда Виктор Веретенников кемнең күпме түләргә тиешлеге һәм күпме түләнгәнлеге турындагы саннарны атый алмады.
Әгәр дә инде бухгалтер тарафыннан нигезле доклад әзерләнмәгән икән, димәк бу авыл җирлегендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге сүлпән алып барыла яисә "ул бөтенләй юк", дигән нәтиҗә ясады район башлыгы. Вячеслав Козлов салымнар җыю буенча эшне активлаштырырга, бюджет оешмаларында ягу сезонына хәзерлек буенча эшне мобилизацияләргә һәм энергия ресурсларыннан нәтиҗәле файдалануга анализ ясап торырга кушты, шулай ук урыннарда хатын-кызлар советы эшен яхшыртырга тәкъдим итте.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев