Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Кайбер мәсьәләләр тикшерелде

2012 ел­ның 20 гыйн­ва­рын­да ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов рә­ис­ле­ген­дә Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты­ның 10-нчы уты­ры­шы бу­лып уз­ды. Евгений Старов Уты­рыш­та 4 мәсь­ә­лә ка­рал­ды. Көн тәр­ти­бен­дә­ге бе­рен­че мәсь­ә­лә бу­ен­ча "ТР Җир ко­дек­сы­ның 32 мад­дә­се­нә ту­ры ки­те­реп, буш­лай җир ки­шәр­лек­лә­ре алыр­га хо­кук­лы граж­дан­нар исем­ле­ген хә­зер­ләү тәр­ти­бен рас­лау ту­рын­да"­гы мәгъ­лү­мат бе­лән Җир...

2012 ел­ның 20 гыйн­ва­рын­да ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов рә­ис­ле­ген­дә Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты­ның 10-нчы уты­ры­шы бу­лып уз­ды.

Евгений Старов

Уты­рыш­та 4 мәсь­ә­лә ка­рал­ды. Көн тәр­ти­бен­дә­ге бе­рен­че мәсь­ә­лә бу­ен­ча "ТР Җир ко­дек­сы­ның 32 мад­дә­се­нә ту­ры ки­те­реп, буш­лай җир ки­шәр­лек­лә­ре алыр­га хо­кук­лы граж­дан­нар исем­ле­ген хә­зер­ләү тәр­ти­бен рас­лау ту­рын­да"­гы мәгъ­лү­мат бе­лән Җир һәм ми­лек мө­нә­сә­бәт­лә­ре па­ла­та­сы рә­и­се На­талья Гор­де­е­ва чы­гыш яса­ды. Де­пу­тат­лар үз ка­рар­ла­ры бе­лән то­рак тө­зү һәм шәх­си яр­дәм­че ху­җа­лык алып ба­ру өчен буш­лай җир учас­ток­ла­ры алу­га хо­кук­лы граж­дан­нар исем­ле­ген хә­зер­ләү тәр­ти­бен рас­ла­ды­лар. Учас­ток­лар өч һәм ан­нан да күб­рәк ба­ла­ла­ры бул­ган га­и­лә­ләр­гә би­ре­лә­чәк.

Көн тәр­ти­бен­дә­ге икен­че мәсь­ә­лә бу­ен­ча "Я­ңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты­ның 2012 ел­га һәм 2013-2014 ел­лар план чо­ры­на бюд­же­ты ту­рын­да" "Я­ңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты­ның 2011 ел­ның 20 де­кабрь (№9-68) ка­ра­ры­на үз­гә­реш­ләр кер­тү ту­рын­да"­гы мәгъ­лү­мат бе­лән Фи­нанс-бюд­жет па­ла­та­сы рә­и­се Люд­ми­ла За­ва­ли­ши­на чы­гыш яса­ды. Де­пу­тат­лар ти­еш­ле ка­рар ка­бул ит­те­ләр.

Көн тәр­ти­бен­дә­ге өчен­че мәсь­ә­лә бу­ен­ча "2012 ел­га Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты­ның перс­пек­тив эш пла­нын рас­лау ту­рын­да" ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры На­и­лә За­ки­ро­ва чы­гыш яса­ды. Де­пу­тат­лар бер­та­выш­тан 2012 ел­га перс­пек­тив эш пла­нын рас­ла­ды­лар.

"РФ Пре­зи­ден­тын сай­лау­лар бу­ен­ча учас­ток сай­лау ко­мис­си­я­лә­ре сос­та­вы­на бил­ге­ләү өчен кан­ди­да­ту­ра­лар ту­рын­да"­гы соң­гы мәсь­ә­лә бу­ен­ча де­пу­тат­лар ал­дын­да На­и­лә За­ки­ро­ва чы­гыш яса­ды. Мәгъ­лүм ки, 2012 ел­ның 4 мар­тын­да Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се Пре­зи­ден­тын сай­ла­я­чак­быз. Шул сә­бәп­ле ка­лен­дарь план эш­лән­гән һәм ти­еш­ле эш алып ба­ры­ла. 27 сай­лау учас­то­гы, 135 ке­ше­дән тор­ган учас­ток сай­лау ко­мис­си­я­лә­ре оеш­кан. Де­пу­тат­лар учас­ток сай­лау ко­мис­си­я­лә­ре сос­та­вы­на Со­вет тәкъ­дим ит­кән 22 кан­ди­да­ту­ра­ны рас­ла­ды­лар. Шу­ның бе­лән Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йо­ны­ның унын­чы уты­ры­шы үзе­нең эшен тө­гәл­лә­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев