Үткән якшәмбедә районның барлык торак пунктларында үзара салым буенча референдумнар булып үтте, сайлаучылар бик актив катнашты.
-Гражданнарның күпчелеге куелган сорауларга "әйе" дип җавап биргәннәр, - диде район башлыгы урынбасары Надежда Попкова. - Тавыш бирүдә катнашкан 9712 сайлаучының (исемлеккә кертелгәннәрнең 84,5%ы) 8515се (87,7%) бюллетеньдә күрсәтелгән үзара салым күләме һәм башкарыласы эшләрне...
Үткән якшәмбедә районның барлык торак пунктларында үзара салым буенча референдумнар булып үтте, сайлаучылар бик актив катнашты.
-Гражданнарның күпчелеге куелган сорауларга "әйе" дип җавап биргәннәр, - диде район башлыгы урынбасары Надежда Попкова. - Тавыш бирүдә катнашкан 9712 сайлаучының (исемлеккә кертелгәннәрнең 84,5%ы) 8515се (87,7%) бюллетеньдә күрсәтелгән үзара салым күләме һәм башкарыласы эшләрне хуплап тавыш биргән (тәфсилләбрәк астагы таблицада).
Акъяр, Акбүре, Архангел, Петропавел, Әдәмсә, Черемухово, Зирекле авыл җирлекләрендә сайлаучылар аеруча актив булганнар.
Шулай итеп, референдумнар оешкан төстә үтте дип әйтеп була, билгеләнгән күләмдә үзара салым акчасы җыюга халыктан ризалык алынган. Хәзер бер ай вакыт эчендә акча җыясы гына кала. Авыл җирлекләрендә җыелган акчаларга, документлар әзерләгәннән соң, республика дүрт тапкыр күбрәк акча күчерәчәк. Аннан соң нинди эшләр билгеләнгән, шуларны башкарырга кирәк булачак. Җыелган акчалар катгый рәвештә максатчан, ягъни нәкъ менә бюллетеньнәрдә күрсәтелгән мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланылырга тиеш.
Район җитәкчелеге актив тормыш позициясе күрсәткән өчен барлык сайлаучыларга, шулай ук үзара салым буенча референдумнарны әзерләгән һәм тиешле дәрәҗәдә үткәргән өчен сайлау комиссияләре әгъзаларына, район активына рәхмәт белдерә.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев