Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Халыклар дуслыгы йортына - автобус

Яңа Чишмә мәдәният бүлеге биш район белән беррәттән яңа микроавтобуслы булды. Автобусларны тапшыру тантанасы Казанда ТР Халыклар дуслыгы йорты каршындагы мәйданда узды.


 Машиналар районнардагы Халыклар дуслыгы йортларына хезмәт күрсәтәчәк. ТР Халыклар ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгатеннән соң, алар өчен автобуслар сатып алу турындагы карар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителгән.
Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль районнар вәкилләрен көтеп алынган вакыйга белән котлап: «Президент шәһәр һәм муниципаль районнардагы дуслык йортларының республика иминлеге өчен эшләвен күрә һәм яхшы аңлый», – дип билгеләп үтте. – Шул ук вакытта республика җитәкчелеге урыннарда милли-мәдәни автономияләрнең иҗат коллективлары эшен активлаштыру, күрше районнарга концертлар белән чыгу, башка шәһәр һәм районнарда бәйрәм чараларында катнашу, аларның уңышлары, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу белән кызыксына. Мондый хезмәттәшлек Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы юбилейлары алдыннан аеруча мөһим.  
Яңа Чишмә Халыклар дуслыгы йорты директоры Гөлнур Латыйпова Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан автобус ачкычын кабул итеп алганлыгын, бу транспортның алар эшендә яхшы ярдәмче булачагын әйтте.
- Яңа Чишмә районы мактаулы гражданины, Совет рәисе урынбасары, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимировтан безнең өчен бу мөһим вакыйга уңаеннан котлау алу бик күңелле, - диде Гөлнур Мәүлет кызы.

Лариса ФЕДОРОВА.
Фото Г. Латыйпова
архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев