Хатлар аноним, әмма алар каралган
2019 елның маенда «Хәбәрдарлык тартмалары» аша коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча район комиссиясенә ике хат керде.
Газета укучыларыбыз игътибарына ике хат та имзасыз, ягъни аноним булуын җиткерәбез. Шуңа да карамастан, алар карап тикшерелде һәм без коррупциягә каршы көрәш комиссиясеннән җавап алдык.
Беренче хатта Тубылгы Тау авылы халкы хәбәр иткәнчә, авыл кешесе озак вакыт (20 елдан артык) суррогат аракы белән сәүдә итә икән. Әлеге мәгълүмат расланган очракта, чаралар күрү өчен мөрәҗәгать ЭЭМ бүлегенә тапшырылды.
Икенче хатта район үзәгенең бер учреждениесе белгече тарафыннан акча (ришвәт) алу һәм дорфа булуы турында хәбәр ителә. Бу хат буенча тикшерү үткәрелгән, белгеч ришвәт алуны катгый рәвештә кире кага. Югарыда күрсәтелгән мәсьәлә буенча әлеге учреждениегә контроль көчәйтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев