Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Кибетләр буенча рейд

“Халык контроле” партия проектын тормышка ашыру кысаларында Яңа Чишмә партия әгъзалары бүлек белән берлектә кулланучылар базарында тәртип бозуларны кисәтү буенча Яңа Чишмә авылындагы кибетләр буенча рейд үткәргәннәр.


Составында спирт булган продукцияне сату тикшерү өчен төп тема булып торган. Кибет хезмәткәрләренең һәр балигъ булмаган кешедән документ сораулары һәм аларга алкоголь сатудан баш тартулары билгеләп үтелгән. Мониторинг барышында җәмәгать контролерлары сертификатлар, келәймә булуы һәм алкоголь продукциясенең сатуга яраклылык срогын тикшергән. Җитди тәртип бозулар ачыкланмаган. Шулай да контролерлар кибет җитәкчелегенә мәгълүматлар язылган стендны һәм шикаятьләр китабын һәркем күрә алырлык урынга куярга киңәш биргәннәр, бу сатып алучыларга кибет, товар, эш кагыйдәләре, продукциянең сертификациясе турында күбрәк хәбәрдар булу мөмкинлеге бирә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X