Киләчәкне кайгыртып
Бүгенгесе көндә ТР Яңа Чишмә районында пенсиягә дәүләт өстәмә финанслау Программасына 2012 елда өстәмә пенсия белән тәэмин ителүгә 700 мең сумнан артык акча түләүче 784 кеше кергән. Исегезгә төшерәм, Программада катнашучылар үзләренең "пенсия" счетына 2 мең һәм аннан да күбрәк ирекле взнос күчереп, мәҗбүри пенсия иминияте системасында үзләренең пенсия тупланмаларын...
Бүгенгесе көндә ТР Яңа Чишмә районында пенсиягә дәүләт өстәмә финанслау Программасына 2012 елда өстәмә пенсия белән тәэмин ителүгә 700 мең сумнан артык акча түләүче 784 кеше кергән.
Исегезгә төшерәм, Программада катнашучылар үзләренең "пенсия" счетына 2 мең һәм аннан да күбрәк ирекле взнос күчереп, мәҗбүри пенсия иминияте системасында үзләренең пенсия тупланмаларын арттыралар. Дәүләт исә гражданинның пенсиянең тупланма өлешенә керткән взносын икеләтә арттыра (елына 2000нән алып 12 мең сумга чаклы). Әлеге акчаларның барысы да өстәмә табыш алу өчен гражданин теләге буенча дәүләт яки шәхси идарәче компания яки дәүләтнеке булмаган РПФ тарафыннан инвестицияләнә.
Гражданин тарафыннан 12000 сум күләмендә ел саен взнос кертелгәндә, шул ук күләмдә дәүләт өстәмә финанслаганда һәм капитал салудан кергән табыш, мисал өчен, 7,52% булганда (2009-2011 елларда дәүләт идарәче компанияләрнең киңәйтелгән инвестиция портфелендәге уртача еллык табыш) Программада 10 ел катнашучының шәхси пенсия счетында якынча 365408 сум акча теркәлә. Программада катнашучы пенсиягә чыкканда үзенең пенсия тупланмаларын алу төрен сайлау хокукына ия: кичектергесез пенсия түләүләре (түләү дәвамлылыгы 10 елдан да ким түгел, гомуми күләме 365408 сум, пенсиягә ай саен 3045 сум өстәмә акча өстәлә) яки картлык буенча хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше сыйфатында түләнә (сроксыз, түләү күләме планлаштырылган хезмәт пенсиясе түләү чорыннан чыгып исәпләнелә - 365408 сум/216 ай =1691 сум).
РПФ Программада катнашучыларга 2012 елның 27 декабренә чаклы 2012 ел өчен үзеңнең киләчәк пенсияңнең тупланма өлешенә 2000 сумнан алып 12000 сумга чаклы ирекле взнос кертү кирәклеген искәртә. Бу очракта дәүләт сезнең взносыгызны икеләтә арттыра - Сезнең "пенсия" счетыгызга үзегез салган взнос күләмендә акча күчерә. Әгәр Сез пенсиягезнең тупланма өлешенә елына 2000 сумнан ким күләмдә акча күчерәсез икән, дәүләт өстәмә акча салмый.
Программада катнашучы булу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк: - Программага керү өчен РПФ-на яки эш бирүчегә гариза бирергә. Электрон вариантта гариза бирү өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр Интернет-порталына кереп (www.gosuslugi.ru) «Шәхси кабинет» бүлегендә теркәлергә кирәк;
- ел йомгаклары буенча 2000 сумнан 12000 сумга чаклы хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә ирекле взнос кертергә. Моның өчен бухгалтериягә хезмәт хакыннан взнослар тотып калу турында гариза язырга яки www.pfrrt.ru сайтында (баннер "Формирование квитанции на оплату взносов в Пенсионный фонд") тутырылган реквизитлар белән квитанция тутырырга һәм теләсә кайсы кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ирекле взносларны банк картасы файдаланып та (баннер "Оплатить добровольные взносы") түләргә мөмкин.
Лилия ХИРАҖЕВА, РПФ бүлеге начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев