Киңәшмә үткәрелде
Үткән пәнҗешәмбедә Акбүре авылы мәдәният йортында авыл җирлекләре башлыклары һәм бухгалтерлары, район Советы һәм башкарма комитеты бүлекләре начальниклары катнашында булып узган киңәшмәдә агымдагы елның 11 аена булган нәтиҗәләр буенча авыл җирлекләре башкарма комитетларының финанс-хуҗалык эшчәнлекләренә кагылышлы мәсьәләләр карап тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Киңәшмә башланыр алдыннан район башлыгы...
Үткән пәнҗешәмбедә Акбүре авылы мәдәният йортында авыл җирлекләре башлыклары һәм бухгалтерлары, район Советы һәм башкарма комитеты бүлекләре начальниклары катнашында булып узган киңәшмәдә агымдагы елның 11 аена булган нәтиҗәләр буенча авыл җирлекләре башкарма комитетларының финанс-хуҗалык эшчәнлекләренә кагылышлы мәсьәләләр карап тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Киңәшмә башланыр алдыннан район башлыгы җыелучыларны бүлекләрдәге яңа начальниклар һәм белгечләр - А.Р. Әхмәтҗанова, А.Л. Еронтьев һәм И.В. Шишкина белән таныштырып (I битне кара), барысына да район иминлеге өчен нәтиҗәле хезмәт итүләрен теләде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Попкова авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату буенча Казанда һәм район үзәгендә үткән ярминкәләр турында сөйләде һәм анализ ясады. Барлыгы 13 ярминкә үткәрелгән (быелгысы елда соңгысы 22 декабрьдә - Казанда), анда 11 млн. сумлык продукция сатылган, шул исәптә 41 тонна ит, 8 тонна сөт, 37 тонна яшелчә. Ярминкәләр 2013 елда да үтәчәк, ә мини-базарлар (теләге булучылар үзләреннән арткан продукцияләрен сата алсыннар өчен) һәр авылда эшләргә тиеш.
Үткән киңәшмә карарлары үтәлешенә анализ белән район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин чыгыш ясады.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина 11 айда керемнәр һәм чыгымнар буенча район һәм авыл җирлекләре бюджеты үтәлеше турындагы информация белән чыгыш ясады. 11 айда үз керемнәр керү планы аныклык кертелгән еллык заданиегә карата 93 процентка үтәлгән. Буревестник һәм Екатерина авыл җирлекләре әлегә керемнәр буенча планны үтәмиләр. Район буенча салымнар керү планы 101 процентка үтәлгән, НДФЛ буенча (физик затларның керемнәренә салынган салым) Акъяр, Архангел һәм Буревестник АҖ-ре калышалар, милеккә салынган салымнарны җыю буенча - Яңа Чишмә АҖ, ә җир салымын җыю буенча Ленино һәм Акъяр АҖ тиешенчә эшләмиләр.
Торакны социаль файдалану (найм) буенча бары ике - Ленино һәм Яңа Чишмә АҖ-дә генә бурыч бар. Киңәшмәдә шулай ук ТР буенча 12 номерлы Рәсәй ФНС МРИ җитәкчесе урынбасары Евгений Суслов та чыгыш ясады. Ул 11 ай эчендә 116 млн. сум күләмендә салым җыелган, бу 2011 елга карата 114 процент тәшкил итә (36 млн. сумга күбрәк), дип билгеләп үтте. Салымнар җыю сизелерлек төстә яхшыра бара.
Безнең район буенча недоимка 860 мең сум тирәсе тәшкил итә, бу, нигездә, җир салымы һәм милеккә булган салым. Чыгыш ясаучы бурычлары булган кайбер кешеләрнең фамилияләрен атап үтте, болар районда хөрмәт казанган эшмәкәрләр, үз бизнесларын яхшы гына алып баручылар, салым органнарына әлләни зур булмаган (алар өчен) бурычлары аларны бер дә бизәми, бу бурычларны ел ахырына чаклы капларга кирәк булачак.
Мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру буенча ачыкланган тәртип бозулар турында Контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин сөйләде. Куертылган сөтнең контракт буенча каралганнан бик тә түбән сыйфатлысын (сгущенка), шоколад батончикларының аз үлчәмдәгесен (авырлык), яшел алма урынына кызылларын кабул итү очраклары бар, кайбер урыннарда ризыкларның яраклылык срогы үтәлми. Даими рәвештә күчмә тикшерүләр үткәрү кимчелекләрнең шактый кимүенә китерүен дә билгеләп үтәргә кирәк, бу, әлбәттә, сөендерә. Мондый күчмә тикшерүләр дәвам иттереләчәк. Торакны хосусыйлаштыру барышы турында Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева хәбәр итте. Муниципаль торак фондында булган 719 фатирның 511се хосусыйлаштырылган (бер айда 14 фатир). Әлеге мәсьәлә буенча район үзәгендә эшлисе эшләр байтак әле - хосусыйлаштырылмаган 135 фатир бар, Красный Октябрьдә дә бу юнәлештә эш җитәрлек (42). Хосусыйлаштырылмаган барлык фатирларның 94есе күп фатирлы торак йортларда. Шахмай АҖ башлыгы Рәфгат Миръякупов авыл җирлегендә күрсәтелгән хезмәтләр сыйфатыннан канәгать булу-булмау турында халыктан сораштыру нәтиҗәләренә анализ ясады. Халык, нигездә, су белән тәэмин итү, балалар бакчалары, медучреждениеләр эшеннән, урамнарны яктырту буенча (терлекчелек биналарына таба бара торган юлларга яктырткычлар кирәк) эшләрне уңай бәяли.
Статистика бүлеге начальнигы Валентина Прыткова информациясе буенча 5 авыл җирлегендә (Буревестник, Шахмай, Тубылгы Тау, Ленино, Екатерина) хуҗалык кенәгәсен электрон вариантка күчерү буенча проблемалар бар, гәрчә әлеге мәсьәлә буенча тиешле укулар үткәрелгән булса да. Ел ахырына кадәр бу хәлне төзәтергә кирәк, соңыннан башкарма комитетларның үзләренә дә эшләргә җиңелрәк булачак.
Киңәшмә ахырында Вячеслав Козлов шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, Яңа елга хәзерлек, юлларны чистарту, янгын куркынычсызлыгы (аеруча Яңа ел бәйрәмнәрендә), урамнарны яктырту, сукбай этләрне тоту һәм юк итү, Терлекчеләр йортларында клуб хезмәткәрләренең эшләренә кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталды.
Азат МУСИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев