Көн тәртибендә – торак мәсьәләләре
Район башкарма комитеты торак комиссиясенең чираттагы утырышында торак шартларын яхшыртуга чиратның торышына кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук гражданнарның берничә гаризасы карап тикшерелде. Комиссия утырышы эшендә район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты. Азат МУСИН БИХҮ директоры Петр Нестеров мәгълүматларына караганда, үзәктә исәптә катлы йортлардан 704 фатир тора. Хәзергесе вакытта 3 фатир суд карары...
Район башкарма комитеты торак комиссиясенең чираттагы утырышында торак шартларын яхшыртуга чиратның торышына кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук гражданнарның берничә гаризасы карап тикшерелде. Комиссия утырышы эшендә район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты.
Азат МУСИН
БИХҮ директоры Петр Нестеров мәгълүматларына караганда, үзәктә исәптә катлы йортлардан 704 фатир тора. Хәзергесе вакытта 3 фатир суд карары белән тартып алынган, аларның коммуналь хезмәтләр өчен берничә дистә мең (70-100 мең) сум бурычлары булган. Хәзер тагын шундый өч хуҗага карата судка документлар хәзерләнә, бурычларын түләмәсәләр, алар да фатирларыннан колак кагачаклар. Комиссия утырышында шулай ук торак бүлеге белгече Леонид Добрынинның торак шартларын яхшыртуга ташлама каралган категориягә керүче гражданнарның чират тәртибе (торышы) турындагы мәгълүматы тыңланды. Исемлектә 200гә якын гаилә тора, алар арасында 9 ветеран һәм вафат (һәлак) булган сугышчы-ветераннарның тол калган хатыннары (алар быел белдерү кәгазе алырга тиешләр), шулай ук Төньяк Кавказда, Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан 11 ветеран тора. Аларга закон буенча 480 мең сумлык торакка сертификат сыйфатында ташлама тиешле. Аларның 2005 елның 1 гыйнварына чаклы исәпкә баскан булуы шарт. Кызганычка каршы, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар (районнан) исәпкә соңрак басканнар, шунлыктан сертификатларны алар киләсе елларда алачаклар (РФ Хөкүмәте Карары чыгарга тиеш). Аннан соң республиканың ташламалы исемлегендә күп балалы (5 һәм аннан да күбрәк) гаиләләр тора. Аларга һәр гаилә әгъзасына 18әр кв. метр исәбеннән торакка бушлай торак сертификатлары тиешле. Хәзер сертификатларны 2003 елга чаклы чиратка басканнарга бирәләр. Безнең районда андый гаиләләр - 11, тик алар исәпкә 2006 елдан соң гына басканнар һәм алар республика чират тәртибендә торак белән тәэмин ителәчәкләр. Ташламалы торак алуга исәптә 40 ятим бала да тора, аларның икесе быел ук (балигъ булгач) 33 кв. метрдан да ким булмаган мәйданлы торак алачак.
Яшьләр программасы буенча яшь гаиләләргә 15 елга 300 мең сум күләмендә процентсыз ташламалы кредит бирелә (2012 елдан ул 400 мең сум). 2011 елда 3 гаилә кредит алган, чиратта тагын 62 яшь гаилә тора. Шулай ук яшь белгечләрне субсидия белән тәэмин итү буенча программа да эшли. АПК белгечләренә һәм социаль өлкәдә эшләүче хезмәткәрләргә өстенлек бирелә. Шушы программа буенча торак төзелешенә милекче бәянең 30 процентын үзе кертергә (яки банкта шул чаклы акчасы булырга) тиеш, шул очракта дәүләт калган 70 процентка субсидия бирә. 2011 елда 7 гаилә шушы юл белән торак шартларын яхшырткан, быел да шул чама булыр дип көтелә.
Комиссия утырышында фатирдан чыгарылучылардан бушап калган 2 фатирны чиратта торган гаиләләргә (алар элеккеге хуҗаларның бурычларын да каплыйлар) бирергә дигән карар чыгарылды, 1 фатирны социаль ипотека буенча бер гаиләгә бирделәр, гаризаларын караганнан соң берничә гаилә торак шартларын яхшырту һәм киңәйтү буенча исәпкә куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев