Үткән елда районның административ комиссиясенә 36 беркетмә кергән, алар район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов рәислегендә үткән 9 утырышта карап тикшерелгән.
Беркетмәләрнең барысы да ТР КоАП-ның 3.6 маддәсе буенча төзелгән ("Авыл җирлекләрендәге һәм шәһәр округларындагы территорияләрне төзекләндерү, калдыклар белән эш итү буенча муниципаль кагыйдәләрне бозу"). Иң күп таралган тәртип бозулар: хуҗасыз йөргән терлекләр - 12 беркетмә, санкцияләнмәгән чүплекләр - 13, торак йорт фасадларын тиешенчә тотмау - 3, торак йорт янында йөк транспортын кую (саклау) - 3, юл полотносына зыян китерү буенча 1 беркетмә төзелгән.
2015 елда 10 кеше штраф сыйфатында административ җаваплылыкка тартылган (тулаем күләме 20000 сумлык). Икесе закон нигезендә билгеләнгән срок эчендә штрафларын түләгән, калган 8 се штрафларын түләмәгән, бу исә аларга суд приставлары тарафыннан башкару эше кузгату өчен нигез булып торган. Бүгенгесе көндә 20 мең сум штрафның 12 меңе түләттерелгән.
1 апрельдән 31 майга чаклы чорда районда торак пунктларны төзекләндерү, санитар-экологик чистарту буенча икеайлык игълан ителгән. Айлык башланганда авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан һәр йортка айлык башлану һәм йорт тирәләрен тәртипкә китерү кирәклеге турында язылган белешмәлекләр таратылган. Административ комиссия тарафыннан Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе белән берлектә үз территорияләрен тиешенчә тотуны тикшерү максатыннан район оешмалары буенча рейд үткәрелгән. Тикшерү үткәрелгәннән соң "Алексеевскдорстрой", "Төзүче" ҖЧҖ, шэ "Краснов Н.", "Сакура" ашханәсе мөдире административ комиссия утырышына чакырылган.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев