Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Көнүзәк мәсьәләләр каралды

Ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов рә­ис­ле­ген­дә хо­кук бо­зу­лар­ны бул­дыр­мау (про­фи­лак­ти­ка) бу­ен­ча ко­мис­си­я­нең чи­рат­та­гы уты­рышын­да сә­ла­мәт яшәү рә­ве­шен фор­ма­лаш­ты­ру бу­ен­ча ра­йон прог­рам­ма­сын тор­мыш­ка ашы­ру, ЭЭБ-дә исәп­тә то­ру­чы ба­лигъ бул­ма­ган­нар­ны эш­че һө­нәр­ләр­гә өй­рә­тү, авыл ху­җа­лы­гы объ­ект­ла­ры­ның, ра­йон тер­ри­то­ри­я­сен­дә­ге АЗС-лар һәм банк­лар­ның тех­ник як­тан ны­гы­ты­лу то­ры­шы ту­рын­да­гы мәсь­ә­лә­ләр ка­рап тик­ше­рел­де. Сә­ла­мәт яшәү...

Ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов рә­ис­ле­ген­дә хо­кук бо­зу­лар­ны бул­дыр­мау (про­фи­лак­ти­ка) бу­ен­ча ко­мис­си­я­нең чи­рат­та­гы уты­рышын­да сә­ла­мәт яшәү рә­ве­шен фор­ма­лаш­ты­ру бу­ен­ча ра­йон прог­рам­ма­сын тор­мыш­ка ашы­ру, ЭЭБ-дә исәп­тә то­ру­чы ба­лигъ бул­ма­ган­нар­ны эш­че һө­нәр­ләр­гә өй­рә­тү, авыл ху­җа­лы­гы объ­ект­ла­ры­ның, ра­йон тер­ри­то­ри­я­сен­дә­ге АЗС-лар һәм банк­лар­ның тех­ник як­тан ны­гы­ты­лу то­ры­шы ту­рын­да­гы мәсь­ә­лә­ләр ка­рап тик­ше­рел­де.

Сә­ла­мәт яшәү рә­ве­шен фор­ма­лаш­ты­ру прог­рам­ма­сын тор­мыш­ка ашы­ру, ал­ко­голь­ле про­дук­ци­я­не кул­ла­ну­ны ки­ме­тү бу­ен­ча ра­йон­да бил­ге­ле бер эш алып ба­ры­ла. Тик ко­мис­сия әгъ­за­ла­ры аның җи­тәр­лек бул­ма­вын бил­ге­ләп үт­те­ләр, мә­га­риф, яшь­ләр эш­лә­ре һәм спорт бү­лек­лә­ре­нә рас­лан­ган прог­рам­ма бу­ен­ча мак­сат­чан эш алып ба­рыр­га ки­рәк, дип бел­дер­де­ләр.

Авыл ху­җа­лы­гы объ­ект­ла­ры, АЗС-лар һәм банк­лар­ның тех­ник ны­гы­ты­лы­шы­ның то­ры­шы ту­рын­да "Я­ңа Чиш­мә" по­ли­ция бү­лек­чә­се на­чаль­ни­гы, по­ли­ция под­пол­ков­ни­гы Игорь Ко­ро­боч­кин­ның мәгъ­лү­ма­ты тың­лан­ды. Ра­йон тер­ри­то­ри­я­сен­дә 71 авыл ху­җа­лы­гы объ­ек­ты исәп­лә­нә, ни­гез­дә кы­лын­ган җи­на­ять­ләр шул объ­ект­лар­дан мал-ту­ар ур­лау­га бәй­ле. Әй­тик, 2009-2012 ел­лар­да 40 ур­лау оч­ра­гы бул­ган: "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖә - 13 баш са­рык, 2 баш ат, 3 үгез, "С­ко­ков Н.А." КФХ-да - 6 баш ат, 2 бо­зау, "Зу­бов В.С." КФХ-да - 2 бо­зау, "Коз­лов В.В." КФХ-да - 2 баш сы­ер, 2 баш ат һәм 2 бо­зау, "Са­дый­ков М.Х." да - 2 бо­зау, "Әх­мәт­вә­ли­е­ва Г.Г." КФХ-да - 4 баш ат ур­лан­ган. Ур­лау оч­рак­ла­ры объ­ект­лар­ның ти­е­шен­чә ны­гы­тыл­ма­вы, ыша­ныч­лы сак бул­мау (бул­ган­на­рын­да да ва­зый­фа­ла­ры­на сал­кын ка­рау) ар­ка­сын­да мөм­кин бул­ган.

Күр­сә­тел­гән чор­да "Та­тарс­тан" а/ф объ­ект­ла­рын­нан 15 баш­ка якын тер­лек ур­лан­ган, тик соң­гы ара­лар­да "Аб­со­лют" ШСП ҖЧҖ-нең әй­бәт эш­лә­ве нә­ти­җә­сен­дә ур­ла­шу оч­рак­ла­ры шак­тый ки­ме­гән. Үр­нәк итеп "Ку­лон" а/ф һәм "И­ген­че" ҖЧҖ-не ки­те­рер­гә мөм­кин, би­ре­дә объ­ект­лар­ны нык­лы сак ас­тын­да то­ту, эш­че­ләр­нең хез­мә­те­нә тү­ләү­дә сти­мул­лаш­ты­ру ча­ра­ла­ры кул­ла­ну, алар­ны да­и­ми конт­роль­дә то­ту ар­ка­сын­да тер­лек ур­лау оч­ра­гы бө­тен­ләй юк.

Соң­гы ел­лар­да рес­пуб­ли­ка­да АЗС һәм банк­лар­га һө­җүм итү - та­лау оч­рак­ла­ры ешай­ды (без­нең ра­йон­да да 2002 ел­да АГЗС та шун­дый хәл бул­ды).

"Я­ңа Чиш­мә" ПБ хез­мәт­кәр­лә­ре та­ра­фын­нан ви­де­о­кү­зә­тү сис­те­ма­сы бе­лән җи­һаз­лау мәсь­ә­лә­лә­ре бу­ен­ча ра­йон­ның фи­нанс-кре­дит сис­те­ма­сы, АЗС һәм АГЗС объ­ект­ла­рын тик­ше­рү үт­кәр­де­ләр, җи­тәк­че­ләр­гә тре­во­га сиг­на­лы тө­ймә­се (ТСТ), сак-ян­гын сиг­на­лы (СЯС) ур­наш­ты­ру һәм объ­ект­лар­ны сак ас­ты­на алу ки­рәк­ле­ге әй­тел­де.

Ра­йон тер­ри­то­ри­я­сен­дә 3 банк, 4 АЗС һәм 3 АГЗС бар. "Ак Барс Банк" та ви­де­о­кү­зә­тү юк, Сак­лык бан­кын­да һәм "Ак Барс Банк" та төн­ге ва­кыт­лар­да ка­ра­выл­чы бул­ма­вы ачык­лан­ган.

Бар­лык АЗС һәм АГЗС­лар­да да ка­ра­выл­чы хез­мә­те юк, шу­лай ук 251 нче, 118 нче но­мер­лы (Ле­ни­но авы­лын­да­гы) АЗС­лар­да, "Аль­газ­ком" АГЗС­та (рай­газ ти­рә­сен­дә) ТСТ һәм КМС за­во­ды ти­рә­сен­дә­ге АЗС­ка ви­де­о­кү­зә­тү сис­те­ма­сы ур­наш­ты­ру мәсь­ә­лә­се хәл ител­мә­гән ки­леш ка­ла.

Игорь Ко­ро­боч­кин ин­фор­ма­ци­я­се бу­ен­ча ко­мис­сия ал­да атап үтел­гән объ­ект­лар җи­тәк­че­лә­ре­нә кыс­ка ва­кыт­лар­да үз объ­ект­ла­рын ТСТ, СЯС, ви­де­о­кү­зә­тү ча­ра­ла­ры бе­лән җи­һаз­лан­ды­ру һәм үзәк­ләш­те­рел­гән сак пуль­ты­на то­таш­ты­ру бу­ры­чын йөк­лә­де.

Уты­рыш­та ЭЭБ­дә исәп­тә то­ру­чы ба­лигъ бул­ма­ган яшүс­мер­ләр­не эш­че һө­нәр­лә­ре­нә укы­ту (өй­рә­тү) мәсь­ә­лә­лә­ре ка­рал­ды. Хәр­би ко­мис­са­ри­ат бел­ге­че Алек­сей Мель­ни­ков хә­бәр итү­ен­чә, мон­дый эш алып ба­ры­ла. Әм­ма баш­ка нәр­сә бор­чу ту­ды­ра - ча­кы­ру ко­мис­си­я­сен үт­кә­рү ба­ры­шын­да күп­че­лек яшүс­мер­ләр­нең сә­ла­мәт­ле­ге на­чар, кан­да ге­мог­ло­бин­ның тү­бән бу­луы ачык­ла­на. Шу­лай да ТИН ли­ни­я­се бу­ен­ча мәк­тәп­ләр­нең ба­за­сы на­чар (ату ко­ра­лы ма­кет­ла­ры, кар­шы­лык күр­сә­тү по­ло­са­ла­ры юк), егет­ләр спорт бе­лән на­чар шө­гыль­лә­нә­ләр. Яшь­ләр­не хәр­би-пат­ри­о­тик рух­та тәр­би­я­ләү мәсь­ә­лә­се ра­йон баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се та­ра­фын­нан конт­роль­гә алын­ды һәм ди­рек­тор­лар, ТИН укы­ту­чы­ла­ры бе­лән үт­кә­рел­гән ки­ңәш­мә­дә тик­ше­рел­де, шу­лар бу­ен­ча конк­рет ча­ра­лар бил­ге­лән­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев