Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Конституция – безнең төп закон

25 ел элек кабул ителгән ТР Конституциясенең төп положениеләрен өйрәнү өлкәсендә Татарстан гражданнарын мәдәниләштерүне тормышка ашыру кысаларында ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Яңа Чишмәдә лекция белән чыгыш ясады.

Район Мәдәният йортында район үзәгендәге учреждениеләр һәм оешмалардагы хезмәт коллективлары вәкилләре җыелды. Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова билгеләп үткәнчә, быелгы ел - юбилей елы, нәкъ 25 ел элек Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән иде. Гражданнарның хокукый белемнәрен арттыру максатларында республикада халык алдында лекцияләр үткәрелә, шулай ук барлык мәктәпләрдә әлеге темага багышланган Парламент дәресләре үтәчәк. Аларны ТР Дәүләт Советы һәм муниципаль берәмлекләр депутатлары үткәрәчәк.
Айнур Галимов үзенең лекциясендә Конституцияне кабул итү тарихы, аның структурасы һәм бүлекчәләре турында сөйләде һәм видеороликларда күрсәтте.
Безнең Конституция Татарстанның Төп Законы булып тора һәм сәяси, икътисадый, социаль һәм мәдәни тормышның барлык тармакларында гражданнарның тигез хокуклы булуларын һәм бурычларын гарантияли. Дәүләт аларның тынычлыгын, сәламәтлеген һәм шәхси ирекләрен саклый, гаилә турында кайгырта, аналарның һәм балаларның сәламәтлеген саклауга, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Татарстанда һәр кешегә сүз, матбугат, дин тоту, фикерләр һәм карашлар иреге гарантияләнә.
Республикада татар һәм рус телләре дәүләт телләре булып тора. Татарстанның барлык гражданнары Конституцияне һәм барлык законнарны үтәргә тиешләр.
- Без бүген тыныч һәм бөтен яктан үсеш алган республикада яшибез. Татарстанда елдан-ел тормыш шартлары яхшыра, инфраструктура үсеш ала, социаль-икътисадый үсеш буенча дистәләгән программа эшли. Республикадагы барлык гражданнарның да хезмәткә, медицина хезмәте күрсәтүгә, ялга, торакка, укуга һ.б. хокуклары бар. Безгә боларның барысын да безнең Конституция гарантияли, - дип билгеләп үтте лекция азагында Айнур Галимов.
Азат Мусин
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев