Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Күп балалы гаиләләрнең яшәү шартлары тикшерелә

Районда күп балалы һәм социаль – куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү һәм көнкүреш шартларын тикшерү дәвам итә.Тикшерүләр “Кайгырту” ХСХКҮ белгечләре тарафыннан опекага һәм попечительлек буенча бүлек, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, райгаз, дәүләт янгын күзәтчелеге һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары вәкилләре белән берлектә үткәрелә.


Безнең районда күп балалы 223 гаилә бар һәм 14 ноябрьгә 59 гаилә тикшерелгән. Гомумән, күпчелек гаиләләрнең яшәү шартлары нормаль. Шул ук вакытта 2 гаиләгә (Ленино һәм Екатерина Бистәсе) газ мичләрен алыштыру таләп ителә, тагын икесендә газ плитәсен алыштырырга кирәк (Яңа Иванаево һәм Яңа Чишмә). Алты йортта электр үткәргечләр иске, таушалган һәм аларны алыштыру кирәк (2 се – Петропавел Бистәсендә һәм 4 се – Яңа Чишмәдә). Әлеге гаиләләргә ОНД инспекторы янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тапшырды.
Районда шулай ук автомат янгын сигнализациясе датчикларын урнаштыру дәвам итә. Агымдагы елда алар күп балалы 27 гаиләгә урнаштырылган.
Һәрбер йортта хуҗалары белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелә. Мондый тикшерүләр дәвам итәчәк. 
Наталья Гурьева,
социаль яклау бүлеге начальнигы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев