Үткән пәнҗешәмбе көнне Красный Октябрь АҖ Советы һәм башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында АҖ башлыгы Андрей Нестеров еллык эшкә нәтиҗә ясады. Утырыш авыл халкы, АҖ нең хуҗалык итүче субъектлары җитәкчеләре, Казан кунагы - ТР буенча РФ Социаль иминият фондының региональ бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин һәм район башлыгы Вячеслав Козлов катнашында үтте.
Авыл җирлегендә 2017 елдагы җыеннарда төп мәсьәләләр түбәндәгеләр иде:
Заливная урамындагы юлга вак таш җәю, татар зираты төзү, юлларны кардан чистарту, "Кулон" Агрофирмасы" ҖЧҖ-нең пай җирләре өчен исәп-хисап ясавы, фольклор коллектив оештыру, эчә торган суның сыйфаты, авылда сероводород исе таралу һ.б.
Ел дәвамында гражданнардан кергән 71 мөрәҗәгатьтә эшкә урнашу, җир участокларын рәсмиләштерү, суүткәргечләрне ремонтлау, су сыйфаты, урамнарны яктырту, салым түләүләрен җыю мәсьәләләре кабат күтәрелде.
Юл картасының керемнәр өлеше 101 % ка, НДФЛ - 123 %, җир салымы - 100 %, милеккә булган салым 101 % башкарылган, ШЯХ-да терлекләрнең баш санын арттыру буенча да план шулкадәр үк үтәлгән, тик сыерлар саны (7 башка) (үтәлеш 89 %) һәм сарыклар да кимегән (88 %), ә менә дуңгызлар саны арткан (127 %), халыктан сөт сатып алу арткан - 127 % (1256 ц). ШЯХ - лардан сөт һәм ит сату 6 млн. сумнан артык тәшкил иткән, шул исәптә ярминкәләрдә дә. - Авылда үзләренең ШЯХ-рын үстерергә теләүче һәм савым сыерларын арттыручы кешеләрнең булуы сөендерә, - диде Андрей Нестеров.
Красный Октябрьдә яшәүчеләрнең берәр генә түгел, ә ике-өч ШЯХ кредиты бар. 2017 елда 10 кредит рәсмиләштерелгән һәм алынган (план - 11), алар сарайлар төзүгә, терлекләр һәм азык сатып алуга файдаланылган. ШЯХ-га булышу буенча 231,1 мең сумлык субсидия алынган. АҖ территориясендә хуҗалык итүче өч субъект бар: "Кулон" агрофирмасы " ҖЧҖ һәм ике КФХ (Зубов В.С. һәм "Козлов В.А.").
Андрей Нестеров барлык саннарны әйтеп үтте: АҖ-гә күпме һәм кайсы чыганактан акча кергән, күпме һәм нинди ихтыяҗларга тотылган, күпме электр энергиясе кулланылган (энергияне саклаучы яктырткычлар урнаштыру сәбәпле экономия булган).
АҖ башлыгы, төзекләндерү гамәле алып барыла башлагач кешеләр чисталык күпчелек очракта үзләреннән торуын аңлый башлады һәм шуңа күрә йорт каршында төзелеш материаллары өеп кую шактый кимеде, хәзер инде йорт янында ташлап калдырылган техниканы күрмәссең, йорт тирәләрендәге территорияләр чабып алына, дип билгеләп үтте. Авыл халкы тарафыннан урамнарны, учреждение һәм зират территорияләрен төзекләндерү буенча өмәләр үткәрелә. Бюджет һәм химая акчалары хисабына һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә ремонт ясалган, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты тирәсенә утырту өчен 100 чыршы сатып алынган һәм утыртылган. Шәхси йортлар янында да яшь агач үсентеләре пәйда була. Хәер, урамнарны тиешенчә карау һәм матур итү өчен эшлисе эшләр күп әле, дип билгеләп үтте башлык.
2017 елда республика программалары буенча эшләнгән эшләр : Красный Октябрь урамына һәм Новопоселенная Лебедкага чаклы 7 км тирәсе юлга вак таш-комлы катнашма салынган (7 млн. сумлык), чишмәдән су әзерләү объекты белән су алу җайланмасы төзелгән, урам яктырткычлары урнаштырылган (10 млн. сумлык).
Үзара салым акчалары кышын юлларны тотуга, су трассасын ремонтлауга һәм өлешчә алыштыруга, Екатериновка авылында энергияне саклаучы яктырткычлар урнаштыруга, Н.П. Лебедкадагы зиратның бер өлешен коймалауга тотылган.
Үз көчләре һәм иганәчеләр көче белән Н.П.Лебедкада чишмәне яңадан ясаганнар ("РИТЭК" АҖ гранты), шунда ук Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл дә ремонтланган, ККК полигоны чистартылган, авария хәлендәге торак сүтелгән, Красный Октябрь поселогында юл билгеләре урнаштырылган.
Республика программалары 2018 елда да дәвам итәчәк, болар: Н.П.Лебедкага кадәр вак таш-комлы катнашма җәю, Кр.Октябрьдә урам яктырткычларын алыштыруны дәвам итү, "Кояшкай" балалар бакчасын ремонтлау, тренажерлар белән балалар спорт комплексы урнаштыру, Екатериновкадагы чишмәгә "РИТЭК" АҖ гранты акчасына каптаж кую (200 мең сумлык). Үзара салым акчаларына Красный Октябрь поселогындагы суүткәргечне ремонтлауны дәвам итәргә, өстәмә контейнерлар сатып алып контейнер мәйданчыклары төзергә, Н.П.Лебедкада һәм Екатериновкада юл билгеләре урнаштырырга ниятлиләр.
Андрей Нестеров үзләренең киңәшләре, тәкъдимнәре, тәнкыйтьләре, битараф булмаулары, җаваплы карашлары һәм авыл җирлеге тормышында актив катнашулары өчен авыл халкына рәхмәт белдерде, исәнлек-саулык, иминлек, тотрыклылык, иртәгәсе көнгә ышаныч теләде. Ул шулай ук АҖ Советы депутаты вәкаләтен вакытыннан алда өстеннән төшерүен хәбәр итте, чөнки аны район үзәгендәге оешмага җитәкче итеп билгелиләр. Вячеслав Козлов куйган хезмәте өчен аңа рәхмәт әйтеп, яңа урында да уңышлы эшләячәгенә ышануын белдерде. Ул авыл халкын башлыкларын җибәрергә авырлык белән генә күндерде, чөнки барысы да моңа каршы иде.
Җыенда мәктәп директоры Валерий Киселев һәм "Кулон" Агрофирмасы" ҖЧҖ ген. директоры Линар Шәмагсумовлар да, шулай ук Рамил Гайзатуллин да чыгыш ясады. Авыл халкы социаль яклау линиясе буенча санаторийларга юллама бирү, поселоктан чыгу юлында транспорт тизлеген чикләү һ.б. турындагы сорауларын бирделәр. Әйтелгән барлык проблемалар контрольгә алынды.
Район башлыгы ФАП мөдире Мария Полякова юбилее хөрмәтенә кечкенә генә концерт белән чыгыш ясаган "Задорушка" ансамблен булдырганнары өчен авыл халкын мактап куеп, җыенга йомгак ясады.
Мария Поляковага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Күпьеллык стажы булган мәктәп укытучысы Надежда Захаровага, "Зубов В.С." КФХ ның алдынгы бозау караучысы Татьяна Ворожеинага һәм барлык эшләрдә дә АҖ нең актив ярдәмчесе, пенсионер Касыйм Минневәлиевка АҖ башкарма комитетыннан бүләкләр тапшырылды.
Җыеннан башка фотоларны безнең (novoshishminsk.ru) сайтта карый аласыз.
Ольга Иванова
Нет комментариев