Милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды
5 августта Яңа Чишмә муниципаль район Советы утырышында район территориясендә милли проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре каралды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.
Яңа Чишмә районы Советында «Бердәм Россия» партиясенең депутатлар фракциясе җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова милли проектларны гамәлгә ашыру буенча доклад белән чыгыш ясады.
Районда быел сигез объект буенча барлыгы биш милли проект гамәлгә ашырыла.
"Мәгариф" илкүләм проекты буенча «Заманча мәктәп» программасына Яңа Чишмә гимназиясе һәм Яңа Чишмә урта мәктәбе кертелгән.
"Имин һәм сыйфатлы юллар" илкүләм проекты буенча «Акъяр-Чирмешән-Шонталы» һәм «Яңа Чишмә-Андреевка-Новотроицкое»автомобиль юлларын ремонтлау кертелгән. "Мәдәният" милли проектына Акъяр, Зирекле авылларында мәдәният йортларын ремонтлау кертелгән. «Спорт - тормыш нормасы» илкүләм проекты буенча кече спорт мәйданчыклары булдыру өчен спорт-технологик җиһазлар сатып алыначак. «Сәламәтлек саклау» милли проектына район үзәк хастаханәсе кертелгән. Чыгыш ясаучы төзелеш барышы һәм барлык объектларны җиһазландыру турында җентекләп сөйләде.
Әлеге докладны тыңлап һәм фикер алышканнан соң, район Советы район башкарма комитетына авыл җирлекләре белән берлектә 2020 ел программаларына объектларны кертү өчен вакытында гаризалар әзерләүне һәм җибәрүне; районда милли проектларны тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем әгъзаларына милли проектларны гамәлгә ашыруга мониторинг үткәрүне дәвам итү кирәклеген җиткерде.
«2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына Яңа Чишмә районының социаль-икътисади үсеш стратегиясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»гы икенче мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова хәбәр итте.
Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Вячеслав Темников депутатларга «2018 елда гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында районның җирле үзидарә органнарында законнарның үтәлеше турында» мәгълүмат бирде.
Район Советы мәгълүматны тыңлаганнан һәм фикер алышканнан соң, бертавыштан җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау срокларын үтәргә, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшне алга таба камилләштерү буенча чаралар күрергә, гражданнарны кабул итүне оештыру рәвешләрен активрак кулланырга дигән карар кабул итте.
Сессия барышында депутатлар кайбер норматив-хокукый актлар буенча карарларны тикшерделәр һәм расладылар.
Район Советының 2016 елның 28 июнендәге 15-66 номерлы карары белән расланган Башкарма комитет структурасына үзгәрешләр кертү турында район башкарма комитетының кадрлар секторы мөдире Айгөл Шәйхетдинова сөйләде.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова район территориаль сайлау комиссиясенә сайлауларны үткәрү буенча участок сайлау комиссиясе әгъзасы итеп, район Советыннан 2019-2023 елларга һәм УИК резервы составына Әдәмсә авылыннан Екатерина Владимировна Панфилова кандидатурасын сайларга тәкъдим итте.
Барлык карарлар да депутатлар тарафыннан бертавыштан кабул ителде.
Сессия эше ахырында район башлыгы Вячеслав Козлов район авыл хуҗалыгы оешмаларында урып-җыю эшләренең барышы мәсьәләсен күтәрде. Һава шартлары басуларда тулы көчкә эшләргә мөмкинлек бирми, дип борчылуын белдереп, ул, өлгергән бөртекле культураларны җыеп алу, шулай ук печән әзерләүне дәвам итү өчен, һәр аяз сәгатьтән файдаланырга тәкъдим итте. Шулай ук район халкы өчен мөһим булган башка мәсьәләләр дә күтәрелде, аерым алганда, үзара салым акчаларын куллану һәм су белән тәэмин итү өчен түләү мәсьәләләре дә күтәрелде.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев